Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Кама Тамагы районының Тәмте авылындагы табигый тыюлыкларны кулга төшерүгә каршы көрәшкән Игорь Сапатовны атып үтерделәр. Шул ук райондагы икенче бер активист, эшмәкәр Наил Сиразаев ришвәтчелекнең райондагы бөтен тармакларга да таралганын белдерә. Аның сүзләренчә, Татарстанның элекке президенты даирәсендәгеләр бу мутлык, алдашу һәм канун бозуларны дөньяга чыгармас өчен бөтен көчен сала.

Тәмте авылы (аның русча исеме Теньки) районның гына түгел, ә төбәкнең иң гүзәл почмакларының берсе. Монда сөзәк кенә яр буе да, кызынырга комлыклар да, җиләк-җимеш агачлары үсү өчен менә дигән шартлар да бар. Бөтен җирдә коточкыч салкын хөкем иткәндә дә, җәйге челләдә дә, Тәмте үзәнлектә булганга, анда һава гел йомшаграк була.

Татарстандагы кыйммәтле күчемсез милек белән эш итүче "Сувар" ширкәте бу якларга килгәч җирләрне һәм шул исәптән тияргә ярамаган, канун нигезендә сакланучы табигый урыннарны да үз кулына төшерә башлый.

Бер яктан, питомниклар төзеп эш башлап җибәрәләр, халыкны эшле итәләр алар. Икенче яктан исә, Тәмте халкы йөри торган юлларны, гомум кулланылыштагы яр буйларын да хосусыйлаштырырга керешәләр. Тәмтедә яшәүчеләр арасында җир кишәрлеге алырга теләүчеләр була, әмма район җитәкчелеге аларның үтенечен санга сукмый.

Биш ел чамасы элек Тәмте халкы Чулман (Кама) һәм Идел ярларындагы, канун нигезендә тияргә ярамаган җирләрне әвеш-тәвеш китерүгә ризасызлык белдереп Русиянең күчемсез милек идарәсенә, Росприроднадзорга, эчке эшләр министрлыгына, Русия президентына яза. Җирләрнең канун бозып үзләштерелүен, аннан соң сатылуын һәм шуннан соң 2-3 катлы шәп йортларның үсеп чыгуын белдерә алар. Шикаятьләр бернинди нәтиҗә дә бирми. Гади халыкны яклаучы булмаячагын аңлаган тәмтеләр күңелләре белән риза булмасалар да, бу канун бозуларга ахырда кул селти.

Сапатов исә көрәшен дәвам итә. Чит ятларның килеп бу җиргә хуҗа булуы, ә шунда гомер кичергән кеше буларак, улына җир кишәрлеге ала алмау аның ризасызлыгын тагын да көчәйтеп җибәрә.

Наил Сиразаев Сапатовны атып үтерүнең төбендә “Сувар” белән каршылык ятарга тиеш дип белдерә.

Наил Сиразаев

Наил Сиразаев

"Ул "Сувар"ны мәхкәмәгә бирде. "Сувар"ның урмандагы зур агачларны кисүенә дә ризасызлык белдерде. Ул Страссбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә язды, аңа шикаятегез белән танышабыз, дигән җавап та килгән иде. Сапатов "Сувар" белән генә каршылыкта иде. Бу җинаятьтә әлеге ширкәт вәкилләренең гаепле дип табылачагына шигем зур. Тагын "бытовухага" – көндәлек тормышта була торган ике кешенең бер-берсенә каршылыгына әйләндереп калдырачаклар", ди Сиразаев.

Сапатов 18 июль көнне Кама Тамагына чираттагы мәхкәмә утырышына бара. Аннан кайткач, кичен 10-нчы сыйныфка күчкән улы Саша белән ком алып кайтырга дип юл ала. Үзләренә түгел, ә урамда йөрергә кыен булмасын өчен чокыр-чакырларны әзрәк тигезләргә телиләр алар. Шунда Саша бер шикле кешене күреп ала, аны карарга дип барган җирдә тавышы томаланган пистолеттан Сапатовка аталар. Ул улын өйләренә таба этеп җибәрә, ә үзе җинаятьче шаһит булган улын да атып үтермәсен дип кырга таба чаба башлый.

Саша бу хәлне күршеләренә кайтып сөйли, тиз генә машина кабызып ярдәмгә ашыгалар. Табып алганда Игорь Сапатов кырда еракка китеп кан эчендә үлгән була.

Бу көннәрдә Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге вәкилләре Сапатовны атып үтерү сәбәпле Кама Тамагында эшләде. Аннан соң җинаять эше ачылганлыгы хәбәр ителде. Үтерүче 180 сантиметр озынлыкта, башына кара кепка кигән, аркасына кара биштәр аскан, хаки төсендәге киемле кеше булырга мөмкин дип белдерелде.

Сапатовның "Сувар" белән каршылыгы турында бөтен кеше белә
Сиразаевтан да сорау алганнар. "Тавыш томалагычлы пистолет белән "бытовуха" сәбәпле кеше үтермиләр, дип әйттем мин аларга. Ул башкалар белән низагка керә торган кеше түгел, бары тик "Сувар" белән генә каршылыкка керде, аларның җирләрне үзләштерүенә каршы төште. Сапатовның "Сувар" белән каршылыгы турында мондагы бөтен кеше дә белә дидем", ди Сиразаев.

Сапатовка моңа кадәр дә берничә тапкыр һөҗүм оештырылган була. 2009 елда аның өен яндырырга телиләр, җинаятьтә гаепләр өчен ядрәләр ташлыйлар, әмма бу ядрәләрне Сапатов үзе алдан күреп ала. Аннан соң ак "Тойота"да килгән берәү пычак белән дә һөҗүм итә. Сапатовны самбо белән шөгыльләнүе генә коткарып кала, ул яралана. Җинаять эше ачылса да, "җинаятьтә шикләнүче табылмаганга" эш туктатыла.

Сиразиев фикеренчә, райондагы полиция дә, прокуратура да ришвәтчелекне дөньяга чыгармас өчен кулыннан килгәннең барсын да эшли. Моның башында Кама Тамагы җитәкчесе тора. Аның катнашында үзенчәлекле бер ришвәтчелек челтәре булдырылган һәм башлык бөтен җиргә дә үзенең каты кулын салган. Ришвәтчелек райондагы бөтен тармакларда да тамыр җәйгән.

Сиразаев "Булгария" көймәсе һәлакәтеннән соң районга бирелгән акчаларның бер өлеше тиешле максатларда тотылмаган дип белдереп, документлар җыеп шикаять иткән иде. Эшне карауның очы-башы күренмәгәнгә, ул Сапатов атып үтерелгән көнне Татарстандагы тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин янында була. Әхмәтшинга "Булгария" эшен карауны йомарга тырышулары турында сөйли, тикшерүне күтәрүне таләп итеп гариза калдыра.

Активистлар әйтүенчә, районныкы гына түгел, ә республика прокуратурасы да, тикшерү комитеты да, эчке эшләр министрлыгы да Кама Тамагындагы ришвәтчелеккә күз йомарга тырыша. Активистларның шикаятьләре йә кире район дәрәҗәсенә төшерелә, йә аларны карау ташбака тизлегенә генә калдырыла.

"Мин күптән түгел генә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтыновта булдым. Мин аңа Кама Тамагындагы бөтен хәлне сезнең Кама Тамагындагы куратор белергә тиеш, ул ни сезнең янга кертми, ни бездәге дөрес хәлне сезгә җиткерми, дип сөйләдем. Бездә коррупциягә каршы комиссия тикшерүеннән соң, Миңнеханов өстәленә анда барсы да яхшы дигән хисап салганнар, чөнки анда ришвәтчелек турында күрсәтелмәгән. Димәк, сезгә дә шундый ук хисап биргәннәр. Шулай булгач, сез барыгыз да ришвәткә баткан район башлыгының үз урынында калуын хуп күрәсез, дип әйттем. Шунда ул миңа Кама Тамагы башлыгын Шәймиев кенә тотканлыгына ым какты", ди Сиразаев.

Аңа бер танышы Шәймиевнең Кама Тамагы башлыгын нык мактап сөйләвен җиткергән.

"Без Кама Тамагында дачада бергә утырдык. Сезнең район башлыгы да кергән иде. Ул көймәдә йөрергә чакырды, һава салкын булганга, Шәймиев баш тартты, шуннан ул чыгып китте. Шуннан Шәймиев башлыкны халык бик ярата, заманында колхоз рәисе иде, агрофирмада яхшы җитәкче булып эшләде, "Булгария" фаҗигасендә үзен яхшы яктан күрсәтте, без аны тагын күтәрербез, дип сөйләде", ди Сиразаев.

Аның фикеренчә, Кама Тамагы хәлләре белән кызыксына башлагач Татарстан прокуроры Кафил Әмировка да, коррупциягә каршы комиссиягә дә, тикшерү комитетына да Шәймиевтән генә күрсәтмә төшкән. "Шуңа күрә Кама Тамагы башлыгына тел-теш тидертмиләр. Ә Миңнеханов Шәймиевкә каршы бармый, аларның үз арасындагы каршылыклар болай да җитәрлек", ди Сиразаев.

Аның фикеренчә, райондагы китекләрне Миңнехановка җиткермәс өчен бөтен чаралар күрелә. 2013 елның мартында Татарстан президенты Кама Тамагына килә. Район үзәгендәге мәдәният йортында халык, төрле ширкәт башлыклары белән очрашу үткәрелсә дә, бу чарага район җитәкчелеге эшчәнлеген хупламаучы унлап активистны кертмиләр, сез монда чакырылмаган, исемлектә юк дип кире боралар.

Активистлар Кама Тамагыннан булган Татарстан дәүләт шурасы депутаты (Туфан Миңнуллин вафатыннан соң куелды), КФУ ректоры Илшат Гафуров белән дә очрашып карый. "Ул безнең бер генә сорауга да җавап бирә алмады. Җавап көтегез дип киткән иде, әмма шуның белән эш бетте", ди Сиразаев.

Ул эчке эшләр министры урынбасары янында булганда да Кама Тамагындагы вәзгыятьнең нык катлаулануы, ришвәтчелекнең инде соңгы чиккә җитеп килүе, моңа каршыларның чигенмәве һәм нәтиҗәдә үч алу килеп чыгарга мөмкинлеге турында сөйли. Сапатовның атып үтерелүенә күп калмаган көннәрдә дә Сиразаев хәлләрнең канга таба барырга мөмкинлеген аңлатырга тырышып карый.

Сиразаев райондагы ришвәт турында Русия телевидениесендәге "Человек и закон" тапшыруына хат язган. "Мин алардан бу эшне тикшерүчеләр Татарстандагы көчләр булмасын, чөнки мондагы бөтен нәрсәне йомып яталар дип ярдәм сорадым", ди Сиразаев.

Марина Юдкевич

Марина Юдкевич

Атып үтерелгән Сапатов та иң башта "Сувар"ның һәм район җитәкчесенең ришвәтчел гамәлләренә каршы шикаять итәргә дип Татарстан эчке эшләр министрлыгындагы зур бер түрә янына барган була. Шунда түрә аңа бу мәсьәләне үзләре генә хәл итә алмаячагын әйтә һәм киң җәмгәгатьчелектә яңгыраш табарга тиеш дип "Вечерняя Казань" газетына җибәрә. Сапатов әлеге газетта сәяси темаларны яктыртучы Марина Юдкевич белән очраша. Юдкевич Тәмтедәге вәзгыятькә багышлап 2010 ел башында һәм 2012 елның февралендә булган хәлләрне тасвирлап ике мәкалә яза. Райондагы хәлләр барыбер уңай якка үзгәрми.

"Хакимияткә канун һәм гаделлекнең өстен булуы файдага түгел. Татарстан прокуратурасы Кама Тамагындагы хәлләрне берсүзсез белә, чөнки Сапатов та, Сиразаев та прокуратурага берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу ришвәтчелек схемасы берничә тапкыр яхшы итеп тасвирланган. Бу мөрәҗәгатьләр дә һәм прокурорларның җаваплары да бар. Аерым алганда, минем алдымда хәзер Кама Тамагы районы прокурорының җавабы ята. Анда бөтен шикаятьләр дә тикшерелде, алар расланмады, җир кишәрлекләре канун нигезендә кешеләргә бирелде, дип язылган. Әмма анда милекнең нинди кешеләргә бирелүе һәм ничек нәкъ аларга эләгүе турында гына әйтми.

Бу фаҗига нигә килеп чыкты, чөнки урындагы һәм республика хакимияте Сапатов мөрәҗәгатьләренә тиешле игътибар бирмәде. Сапатовка каршылар, алар кем генә булмасын, җинаятькә тартылмаячакларын беләләр", ди Юдкевич.

Аның сүзләренчә, тияргә ярамаган табигый мохит бер Кама Тамагында гына түгел, ә Татарстандагы күп урыннарда хосусыйлаштырыла. Алар сатыла, ярамаса да коттеджлар төзелә. Моның артында шул ук коррупция схемасы ята. "Кама Тамагында Сапатов, Сиразаев кебек активистлар бар, башка җирдә халык дәшми", ди Юдкевич.

2013 ел башында Казандагы Идел буе прокуратурасы башкаланың беренче вице-мэры Иршат Минкин, элекке “Татмедиа” башлыгы, хәзер “Вамин” җитәкчесе Марат Моратов һәм тагын ике кешенең федераль милек булган Матюшинодагы Петровски урманында канун бозып алган җирләрен кире кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Бу кишәрлекләр аларга Казан башкарма комитеты тарафыннан тәртипкә салу өчен дип бирелгән булган. Прокуратура тикшерүе Моратовның анда канун бозып йорт төзеп куюын, ә Минкинның бу җирне сатканлыгын ачыклады. Шуннан соң әлеге кишәрлекләргә мөнәсәбәтле бер генә рәсми хәбәр дә күренмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG