Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирә бәрелешләрендә ике кеше һәлак булган, яраланучылар бар


Каһирәдә Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләр. 22 июль 2013
Каһирәдә Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләр. 22 июль 2013
Мисырда хакимияттән чиләштерелгән президент-исламчы Мөхәммәд Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Мурсига теләктәшлек күрсәтүче ике активист һәлак булган һәм тагын берничә кеше яраланган.

Мурсины ил башлыгы буларга тәкъдим иткән “Мөселман кардәшләр” хәрәкәте белдерүенчә, бүген иртән элекке президентка теләктәшлек йөрешендә гади кеше киемендәге полиция хезмәткәрләре демонстрантларга ут ачкан.

Әл-Мансур шәһәрендәге полиция бүлеге янында бомба шартлап кимендә 17 кеше яраланган.

Күп кеше катнашында хөкүмәткә каршы күтәрелешләрдән соң 3 июльдә хәрбиләр Мурсины хакимияттән читләштергәннән бирле каршылык чаралары дәвам итә. “Мөселман кардәшләр” Мурси кире үз урынына кайтканга кадәр чараларын дәвам итәчәген белдерә.
XS
SM
MD
LG