Accessibility links

Кайнар хәбәр

Елена Исәнбаева зур спорттан китә


Елена Исәнбаева 2012 елгы Лондон Олимпиадасында
Елена Исәнбаева 2012 елгы Лондон Олимпиадасында
Ике тапкыр Олимпия чемпионы, 28 тапкыр колга белән сикерүдә дөнья рекорды куйган Елена Исәнбаева зур спорттан китүен белдерде.

10-18 августта Мәскәүдә узачак җиңел атлетикада дөнья чемпионаты аның өчен соңгы ярышлар булачак.

Исәнбаева үзенең 100% зур спорттан китәчәген, соңгы ярышларда бөтен мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG