Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эшендә гаепләнүчеләр үзләрен гаепсез дип белдерә


Рөстәм Мәхмүтов (с) һәм Лом-Али Гайтукаев
Рөстәм Мәхмүтов (с) һәм Лом-Али Гайтукаев
“Новая газета” журналисты Анна Политковскаяны үтерү эшендә гаепләнүчеләр мәхкәмәдә үзләрен гаепсез дип белдерде.

Пәнҗешәмбе Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә Политковскаяны үтерү эшен ныклап карый башладылар. Чыгышы белән Чечнядан булган Лом-Али Гайтукаев һәм аның өч ир туганы Рөстәм, Ибраһим, Җабраил Мәхмүтовлар һәм шулай ук Мәскәү эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов гаепләнүчеләр эскәмиясендә. Элегрәк милиция хезмәткәре Дмитрий Павлюченков хөкем ителгән иде.

Бу мәхкәмә утырышы зыян күрүчеләр Анна Политковскаяның балаларыннан башка гына үтә. Вера һәм Илья Политковскийлар, җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмаганга, мәхкәмә утырышчыларын туплаүны бер атнага кичектерүне сораган иде. Рәислек итүче хөкемдар утырышчыларны сайлаганда зыян күрүчеләрнең булу-булмавы әһәмияткә ия түгел дип белдерде. Бу җаваптан соң Политковскийлар әлеге карарны кануни түгел дип белдерде, утырышның лигитим булмавын әйтеп анда катнашудан баш тарттылар.
XS
SM
MD
LG