Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Җәләлетдин: "Иске татар бистәсен халык бәяләсен"


Мансур Җәләлетдин: "Иске татар бистәсен халык бәяләсен"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00

Универсиада якынлашкан көннәрдә Казанның Иске татар бистәсенең бер өлеше төзекләндерелде. Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин бистәдәге төзекләндерү эшләренең сыйфаты турында халыктан сорарга киңәш итте.

"Иске татар бистәсенә экскурсиягә килүчеләрнең берсе дә яңа таш биналар янында фотога төшми. Ә киресенчә, агачтан матур итеп яңартылган элекке татар йортлары алдында сурәткә төшүне өстен күрә. Шәһәр уртасында нинди матур йортлар дип әйтүләрен гел ишетеп торабыз", ди Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Хәзрәт туристларның Иске татар бистәсен мактап телгә алулары турында ишетеп торуларын әйтсә дә, Универсиада алдыннан Казанга килеп Иске татар бистәсен барып күргән Русия премьер-министры урынбасары Игорь Шуваловның монда бер урыс йорты да кирәк бит инде, дигән сүзләр әйтүен ишетмәвен әйтте.

"Ул көнне Шувалов белән бергә булсам да, аның Иске татар бистәсенә урыс йорты кирәк бит дигән сүзләр әйтүен хәтерләмим. Шуваловка мәчетне дә күрсәттем. Аннан чыккач ул Татарстан президентына шушындый тарихи бистәне төзекләндергән өчен рәхмәт әйтте. Мин бик күп шәһәрләрдә йөрим, әмма аларда Казандагы кебек тарихи биналар юк диде. Менә бу яңартылган татар йортлары бик матур, әмма алардан ерак тормаган күп катлы яңа биналарның ике катын гына калдырып өске өлешләрен кисеп ташлыйсы иде, дип шаяртып алды. Мин менә шул сүзләрне генә ишеттем. Шувалов Иске татар бистәсеннән бик канәгать калды", ди Мансур хәзрәт.

Казан мөхтәсибе, Иске татар бистәсендә бер урыс йорты төзергә дип әйтсәләр, бу тәкъдимгә каршы килмәвен белдерде. Аннан елмаеп куйды.

"Беренчедән, Иске татар бистәсендә урыс ызбасын төзергә теләсәләр дә, аның өчен, барыбер, бистәдә урын юк бит. Икенчедән, Иске татар бистәсе исеменнән дә аңлашылганча, бу урын борын-борыннан татарлар яшәгән бистә. Аннан соң бу бистә дәүләт тарафыннан саклана торган урын, ягъни тыюлык та бит әле. Совет заманында монда болай да урыс йортлары күп төзелгән инде. Хәзер монда яңа биналар төзергә урын юк ", дип әңгәмәне йомгаклады ул.
XS
SM
MD
LG