Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама: АКШ икътисады кризистан соң тернәкләнә


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама чәршәмбе көнне ил икътисады турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, кризистан соң ил икътисады тернәкләнә, әмма тулысынча якка бассын өчен яңа капитал кертү һәм тырышлыклар кирәк булачак.

Обама биш ел элек булган кризистан соң Кушма Штатлар икътисадының башка алга киткән илләр белән чагыштырганда ныграк үсүен ассызыклады. Шул ук вакытта халыкта керемнең 1999 ел белән чагыштырганда түбәнрәк булуын да белдерде. Президент буларак алдагы өч ярым ел эшчәнлегендә ул эш урыннарын арттыруга, урта хәллеләр күбәяюгә көч куячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG