Accessibility links

Кайнар хәбәр

"НТВ-Плюс" директоры: "Универсиадада үзебезне алдау белән шөгыльләндек"


"НТВ-Плюс"та спорт каналлары директоры, телекомментатор, элекке теннисчы Анна Дмитриева Универсиадада катнашкан Русия спорт такымы турында ризасызлык белдерде.

Аның фикеренчә, Русия җыелма такымына күренекле спортчыларны, Олимпиадада җиңүчеләрне туплау башка илләрдән килгән спортчы студентларны көрәшү мөмкинлегеннән мәхрүм итте.

“Без үзләренә тиңнәр белән көч алышырга килгән студентларга каршы Олимпия җыелмасын куйдык һәм шулай итеп аларны җиңү өчен көрәштән мәхрүм иттек. Без кемне алдарга теләдек? Без үз-үзебезне алдау белән шөгыльләндек”, дип белдерде Дмитриева.
XS
SM
MD
LG