Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе АКШтан корал китерүне сорый


Бәшәр Әсадка каршы көчләр Аллепода хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтә. 23 июль 2013
Бәшәр Әсадка каршы көчләр Аллепода хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтә. 23 июль 2013
Пәнҗешәмбе көнне Сүриянең оппозиция һәм инкыйлаб көчләре коалициясе башлыгы Әхмәд Җарба АКШ дәүләт секретаре Джон Керри белән очрашты. Җарба Вашингтоннан Бәшәр Әсад режимына каршы көрәшүче көчләргә кичекмичә корал китерүне сорады.

Нью-Йоркта булган әлеге очрашу вакытында Җарба Сүриядәге вәзгыятьне “өметсез” дип атады. Ул американ коралының тыныч халыкны саклау өчен кирәклеген әйтте.

Июнь аенда президент Обама хакимияте Сүрия оппозициясенә корал китерүгә әзер икәнлекне белдерсә дә, Конгресста бу караш каршылыклар тудырды.

Җомга Сүрия оппозициясе төркеме БМОның Иминлек шурасына кергән әгъза илләрнең вәкилләре белән очраша. Бу очрашу Британия теләге белән оештырыла.
XS
SM
MD
LG