Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты сүзчесе: Хакимияттә үзгәрешләр көтелми


Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин белдерүенчә, хакимияттә үзгәрешләр көтелми.

“Президент идарәсендә, президент идарәсен министрлар кабинеты идарәсе белән кушу һәм шулай ук президентка өстәмә башкарма хакимият вазифалары йөкләү турында аңлатмалар бирүне сорап мөрәҗәгатьләр күп булганга, рәсми белдерәм – хакимият оешмаларында бернинди үзгәрешләр дә көтелми һәм бу үзгәрешләрнең тикшерелгәне дә юк”, дип белдерде Кузьмин.

Ул журналистларны нигезсез мәгълүмат таратмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG