Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан Нуриев: "Татарстанга кайтырга телим"


Рамазан Нуриев: "Татарстанга рәхмәтлемен"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:17 0:00

Казан егете Рамазан Нуриев һөнәри рәвештә теннис белән шөгыльләнә һәм St. Bonaventure университетында белем ала. Ярышларда университет данын яклый, укуын да онытмый.

Рамазан Нуриев Америкага мәктәпне бетергәч үк килергә уйлый. Теннис белән шөгыльләнеп, күп кенә ярышларда җиңгән татар егете 17 яшендә үк “Спорт мастеры” дәрәҗәсенә ирешә, халыкара ярышларда балкый.

Аның теннисны ничек уйнаганын күргәч, Америка уку йортына бушлай укуга алырга уйлыйлар. Хәзер татар егете Америкада узган ярышларда университет данын яклый, шулай ук укуын да онытмый. Биредә ул Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеген үзләштерә.

“Ике ел Калифорнияда укыдым, хәзер инде Нью-Йоркта яшим һәм укыйм. Университет зур түгел, әмма укыту дәрәҗәсе яхшы дип әйтергә була. Америкага килү ике айда хәл ителде. Бик тиз булып чыкты”, дип сөйли Нуриев.

Тенниска аны абыйсы алып килгән. Ул Татарстанның теннис федерациясен җитәкли икән. Рамазан теннис калагын беренче тапкыр кулына сигез яшендә алган, шул дәвердән бирле ташлаганы юк. Америка белән Русия теннисын чагыштырганда, ул өстенлекне Америкага бирә.

“Русиядә перспективалар бар инде, әмма бик күп акча кирәк, чөнки теннис шактый чыгымлы спорт төре. Шуңа күрә монда күчтем. Университет өчен уйныйм, шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Русиядә бу яктан проблемнар күп”, ди Нуриев.

Теннис татарлар өчен чит-ят спорт төре түгел. Марат һәм Динара Сафиннарның исеме дөньяда көчле яңгырый. Марат белән Динараның әнисе Рауза Исланова күп теннисчы тәрбияләгән остаз. Шамил Тарпищев исә Русиядә теннисны төп популярлаштыручы булып санала. Ни өчен татарлар тенниста зур уңышка ирешәләр?

“Әлбәттә, Марат Сафин үземнең дә яраткан уенчы. Зур уңышлар дип әйтеп булмый. Ул шул берничә генә кеше. Билгеле, Марат һәм Динара Сафиннар икесе дә теннисның дөнья рейтингында беренче баскычта меңгән кешеләр. Моннан да зур уңыш була алмый инде. Алардан башка кешеләр юк. Үземне чагыштыру урынсыз, уен дәрәҗәсе төрле. Укып бетергәч, күз күрер”, диде Нуриев.

Укуны бетергәч, Рамазанның Татарстанга кайтасы килә. “Татарстан мине теннисчы буларак тәрбияләде, кайчан да булса шуңа рәхмәт кайтарасы килә”, ди ул. Әмма якын арада кайтырга исәп юклыгын да әйтә. Тагын 5-7 ел Америкада торырга ниятли.
XS
SM
MD
LG