Accessibility links

Кайнар хәбәр

Femen кыйнауны Чиркәү бәйрәме белән бәйләп карый


Чиркәү бәйрәме алдыннан Киевта Femen вәкиле кыйналды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

Femen хәрәкәтенең идеологы саналган Виктор Святский үзенең каты кыйналуын Киевка Русия президенты Владимир Путин һәм Урыс чиркәве патриархы Кирилл килү белән бәйли.

Киевта Femen исемле феменист хәрәкәтенең идеологы саналган Виктор Святский үзенең 24 июль кичендә каты кыйналуын Киевка Русия президенты Владимир Путин һәм Урыс чиркәве патриархы Кирилл килү белән бәйли.

Азатлык радиосына интервьюда Святский бу һөҗүмне "Киев Русен чукындыруның 1025 еллыгына Украина башкаласына яртылаш акылдан язган түрәләр җыелыр алдыннан махсус хезмәтләрнең басым ясавы" дип аңлатты. Аның әйтүенчә, Femen төркеме әгъзалары үзләре артыннан инде күптәннән алмашынып күзәтеп йөрүчеләрне инде таный башлаган һәм ачулары ташып чыккан махсус хезмәткәрләр аны кыйнап ташлаган. Тешләре коеп төшерелгән, күп кан югалткан Святскийны хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасында китергәннәр.

Femen төркеме белдерүченчә, кыйнаучылар, “әгәр дә төркемдәге кызлар Русьне чукындыру уңаеннан совет чорыннан соңгы диктаторларның бәйрәменә комачауларга маташсалар”, аларга карата да шундый чаралар күрү белән янаган.

Femen вәкиле Александр Шевченко әйтүенчә, вакыйга урынына килгән милиция хезмәткәрләре бу һөҗүмнең чыннан да куркыту максатыннан профессиналь рәвештә башкарылганлыгын расслаган. Кыйнаучылар Святскийның бер әйберен дә алмаган, кастет белән кыйнау ысулы урамда гади кешеләргә һөҗүм итеп йөрүчеләрнекенә охшамаган.

Шевченко бу һөҗүмне “совет чорыннан соңгы диктаторларның поп киемендәге КГБист җитәкләгән изге җыены алдыннан дәүләт бандитизмы ысулында активистларны куркыту гамәле”, дип атады.

Femen белән Чиркәү каршылыгы

Femen төркемең урыс Чиркәве белән кискен каршылыгы инде күптәннән килә. Мәскәүдә Pussy Riot төркеме кызлары урыс православиесенең хакимият хезмәтчесенә әверелүенә протест белдереп президент сайлау алдыннан чиркәүдә панк ялвару оештырган өчен төрмәгә ябылгач, Femen Pussy Riotка теләктәшлек йөзеннән тәре кисү хәрәкәтен башлаган иде.

Шулай итеп, чиркәү гамәлләре белән килешмәүләрен белдерүчеләр хәзер үзләрен зур куркыныч астына куялар дияргә мөмкин, берәүләрен төрмәгә тыксалар, икенчеләрен канга батырып кыйнап ташлыйлар.

Узган ел Кирилл Украинага сәфәргә килгәч тә аны һава аланыда Femen активисты протест белдереп каршылады.



2010 елда Кириллның Украина сәфәрен украин милләтчеләре, күзәтүчеләр урысча яшәү рәвешен пропагандалау дип бәяләде, сәясәтне диннән өстен куюда гаепләде һәм, Кирилл Путинның геополитик мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри, диде.

Урыс православ чиркәве геополитик мәнфәгатьләрне кайгыртып йөрүен кире какса да, Путин пәнҗешәмбе көнне Кремльдә бәйрәм уңаеннан югары православ җитәкчеләр белән очрашуда Урыс православ чиркәвен дәүләтнең эчке һәм тышкы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итүче чын партнеры дип атады. Путин "хакимият һәм Чиркәү ватан һәм урыс халкы өчен уртак башлангычларны тормышка ашыруда хезмәттәшләр” буларак эш итә, диде. Путин әйтүенчә, бүгенге авыр чорда миллионнарча русияле “Урыс православ чиркәве әһелләренең акыллы сүзенә” ышана.

Путин белән Кирилл килүгә Украина башкаласында иминлек саклау эшләре иң югары дәрәҗәгә җиткерелде, урамнарга дистәләрчә төз атучы мәргән, этләр, 5000 милиционер чыгарылачак, юл хәрәкәтен туктатып, урамнарны ябып куячаклар. Җомга Кирилл катнашында башланган бәйрәмгә шимбә көнне Путин да кушыла.

Кайбер күзәтүчеләр Путин бу бәйрәмдә халык тарафыннан сайланган гади президент буларак түгел, ә Русия императоры дәрәҗәсендә катнаша, ди.
XS
SM
MD
LG