Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:52

Хайваннар кануны: таләпләр күп, шартлар юк


Татарстан Дәүләт шурасы тиздән йорт хайваннары асрау турында яңа канун өлгесен караячак. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт шурасы сайтына чыгарылды. Яңа канун йорт хайваны хуҗаларына таләпләрне кырыслата, этләрне мәҗбүри төстә теркәү тәртибе кертелә. Ләкин эт хуҗалары яңа канун белән килешеп бетми.

Тиздән Татарстанда йорт хайваны асраучыларның чыгымнары артырга мөмкин. Татарстан Дәүләт шурасы “Йорт хайваннарын асрау турында" канун өлгесен караячак. Ул бу төр хуҗаларга таләп һәм кагыйдәләрне кырыслатуны күздә тота.

Урамдагы эт иярткән кешегә үзе белән целлофан пакет йөртү мәҗбүри булачак. Дүрт аяклы дус олы йомышын башкарса, хуҗасы, шунда ук, аның артыннан җыештырырга тиеш. Доберман токымындагы эт иясе Лилия Бәдретдинова мондый яңалык белән килешеп бетми.

“Минемчә бу канун кирәк түгел. Ул бөтен кеше өчен түгел. Без Европада түгел, Русиядә яшибез. Монда кешеләрдән соң да чүп күп кала, кая анда этләрдән”, ди Бәдретдинова.

Яңа канун нигезендә хуҗалар үз этләрен махсус оешмаларда теркәргә тиеш. Әлеге җанварларны ату мәсьәләсендә дә сак эш итәргә кирәк булачак. Бу эш этләрнең куркыныч тудыруы исбатлангач кына ярый.

Тагын бер яңалык – этләрне махсус урыннарда гына йөртергә була. Мәктәпләрдә, халык ял итә торган урыннарда рөхсәт ителми. Авызлык һәм муенчак кидерү дә мәҗбүри. Канунны бозучылар штраф түләргә тиеш булачак.

Яңа канун белән Казан кинология академиясе башлыгы Елена Некрашевич та килешми. “Элек бездән 14 сум 70 тиен түләтәләр иде. Имеш этләрне йөртергә махсус урыннан булдырачаклар. Бу инде 10 еллап элек иде. Шуннан бирле Казанда бер эт йөртү урыны да булдырылмады. Ә акчаны җыйдылар, аның хәзер кайда икәнен, нәрсәгә тотылган икәнен белмибез. Кануннар кабул итеп штрафлар түләткәнче, башта тиешле шартлар тудырсыннар”, ди Некрашевич.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG