Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада проспектындагы өйләрдә бакалар сикерә, диваннар йөзә


Универсиада проспектындагы өйләрдә бакалар сикерә, диваннар йөзә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

25-26 июльдә булган көчле яңгырлардан соң Казанның Әмәт асты урамындагы өйләрне су баскан. Универсиадага дип төзелгән яңа магистраль су агып китә торган юлларны япкан.

Әмәт асты урамындагы йортларның күпчелеге юлдан бер метр яки метр ярым түбәнлектә урнашкан. Шуңа күрә, барлык яңгыр сулары өй эченә керә. Нәтиҗәдә йорт нигезләре черек, хәтта кирпеч диварлар да авышкан.

Йортларның күбесе әле бер гасыр элек төзелгән. Тик шулай да алар бүгенгә кадәр торган. Моңарчы сулар канау буенча агып киткән, шунлыктан өйләрне басмаган. Күңелсезлекләр Универсиада алдыннан яңа магистраль төзелгәч башлана. Ул шәһәр үзәгеннән Танк боҗрасына кадәр бара. Тиздән аңа Универсиада проспекты исеме биреләчәк.

“Ишек кырыйлары, түшәмнәр кәкрәеп төште. Астагы су идәнне черетеп тора. Дым биреп тора. Өйләр авышып ишелергә мөмкин. Инде икенче ел өйдә бакалар сикерә. Диваннар йөзеп йөри. Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, безгә кул селтәделәр”, дип сөйли биредә яшәүчеләрең берсе Айгөл Шәйхетдинова.

Су басулар булачагын яңа юлны төзер алдыннан ук белделәр, дип белдерә Әмәт асты урамында яшәүчеләр. Тик көненә меңләгән автомобиль узучы магистральне тиз арада сафка бастыру мәсьәләсе алар фикереннән өстенрәк булып чыккан.
XS
SM
MD
LG