Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә галимнәр хөкүмәтне куып таратырга чакырды


Мәскәү үзәгендә хакимиятләр белән алдан килештерелгән урам җыены узды. Анда коммунистлар тарафдарлары һәм Русия фәннәр академиясенең һөнәр берлеге катнашты. Җыенның максаты Академиядә реформаларга ризасызлык белдерү иде. Җыелучылар шулай ук хөкүмәтне куып таратырга чакырды.

Җыенда сигез меңләп кеше катнашты. Русия фәннәр академиясен яклап һәм хөкүмәтне таратуга чакырып имзалар җыелды.

Ай башында Русия Дәүләт думасы фәннәр академиясенең дәүләт бюджет оешмасы статусында калу турында төзәтмәләрне кабул итте.

Депутатлар шулай ук фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты исемен өч ел дигәндә бетерү турында төзәтмәләр кертте. Моннан тыш академиклардан галим исеменнән мәхрүм итүгә рөхсәт бирүче төзәтмәләр кертелде.
XS
SM
MD
LG