Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нияз Нигъмәтуллин: Бүген программистлар заманы


Нияз Нигъмәтуллин: Бүген программистлар заманы
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:11 0:00

Казанда туып үскән 21 яшьлек Нияз Нигъмәтуллин дөньякүләм программистлар ярышларында икенче ел рәттән алдынгы урыннар ала. Әмма ул киләчәген кайсы шәһәр беләр бәйләячәген белми.

3 июльдә Питербурда ACM ICPC 2013 программистлар ярышы үткән, анда Казан егете Нияз Нигъмәтуллин да катнашкан. Ул икенче ел рәттән дөнья чемпионы дәрәҗәсен яулаган. Аның белдерүенчә әлеге чарада бөтен илләрдән студентлар килә, аларның саны меңнәр белән исәпләнелә.

Соңгы ун елда Нияз әлеге дәрәҗәле бәйгенең дүртенче дөнья чемпионы икән. Моңа кадәр татар егетләреннән Искәндәр Акишев (Швейцариядә), Руслан Гыйльфанов (АКШта) катнашып җиңү яулаган булган.

Нияз Нигъмәтуллин 1992 елда Казанда туган. 11-нче татар гимназиясендә, икенче лицей интернатта (татар-төрек лицее) укыган. Инглиз телен ныклап өйрәнгән. Тугызынчы сыйныфтан төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнаша башлаган. Математика, татар һәм инглиз телләреннән уңышка ирешмәсә дә, информатикада өстен булуын күрсәткән. 10-11 сыйныфларда русиякүләм олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алганнан соң аны Петербурның информацион технологияләр университетына (ИТМО) укырга чакыралар. Бүген ул әлеге уку йортында белем ала, тагын ике ел магистратурада укыячак. Программист һөнәрен ныклап өйрәнмәкче.

Нияз, татар телен өйрәтүче сайтлар җитми, "Ана теле" проекты гына аз, дип саный. Үзенең татар Википедиясеннән кала башка милли интернет проектта катнашканы булмаган. Аның сүзләренчә, Википедияне киңәйтергә кирәк. Тик үзенең күп вакыты олимпиадаларга, халыкара ярышларга катнашып бетә икән. Даими кулланган телләре рус һәм инглиз теле, шуңа да соңгы елларда татарчасы начарайган.

Нияз, "Гадәти булмаган фикерле программистларга һәрвакыт ихтыяҗ зур, алар кирәкле белгечләр", дисә дә үзенең Татарстанга кирәкме-түгелме икәнен әйтә алмады. Укып бетергәч кая барасың, Петербурдамы әллә Казанда каласыңмы дигән сорау да ачык калды. Бернигә карамастан, ул киләчәген үз белгән өлкәсе белән бәйләмәкче. Казанда булганда да тик ятмый, теләгән кешеләрне, балаларны программалау серләренә өйрәтә.
XS
SM
MD
LG