Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселманнары online-мәдрәсә ача


Татарстан Диния нәзарәте тиздән online-мәдрәсә ачарга җыена. Анда дин сабаклары татар һәм рус телләрендә биреләчәк. Алга таба дини интернет-радио да булдыру карала.

Әлеге online-мәдрәсәне күптән түгел Диния нәзарәте каршында эшли башлаган “Хозур” нәшрият йорты әзерли. Мәдрәсәне "ачу" вакыты август ахырлары-сентябрь башына билгеләнгән. Ул интернетта аерым сайт булачак. Анда мәдрәсәләрдәге дәресләр татар, рус телләрендә укытылачак. Ягъни, мәдрәсәгә йөреп, укый алмаучыларга ул гыйлемне online рәвештә интернеттан алу мөмкинлеге туа. Сайтка китаплар да урнаштырылачак.

Нәшрият җитәкчесе Ришат Хәмидуллинның Азатлыкка белдерүенчә, дәресләрне Татарстан укытучылары алып барачак, шул исәптән чит илдәге күренекле галимнәрнең дәресләрен видеолар белән, тәрҗемә ясап, сайтка урнаштыру карала. Алга таба интернетта дини радио да эшләтү планлаштырыла.

Ришат Хәмидуллин
Ришат Хәмидуллин
Ришат Хәмидуллин белдерүенчә, нәшрият эшне ике юнәлештә алып бара. Аның бер юнәлеше интернет аша эшләүгә корылган булса, төп эше – китаплар бастыру.

Татар дин галимнәре мирасын кайтару максатыннан, биредә аерым игътибар аларның китапларын бастыруга биреләчәк, диде Ришат Хәмидуллин.

“XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар дин галимнәре китаплары хәзерге татар әдәби телендә бастырылачак” дип сөйләде ул Азатлыкка. Әлеге мирас махсус электрон китапханәгә дә урнаштырылачак.

1917 елдан соң янәдән “Гыйбадәте исламия” басылды

Нәшриятның беренче китабы июнь аенда басылды. Ул татарларда Коръәнне өйрәнүдә киң кулланылучы Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни” китабы. Аны татар, рус телләрендә 20 мең тираж белән бастырдылар. Яңа басылган "Мөгаллим сәни" “Казан басмасы” шрифтындагы Коръәнне өйрәнүгә яраклаштырылган.

Соңрак Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы да шулай ук 20 мең тираж белән татар, рус телләрендә басылды. Ул китап 1917 елдан соң беренче тапкыр тулыландырып чыкты. “Гыйбадәте исламия” татарларда ислам нигезләрен өйрәнүдә кулланылучы китап буларак билгеле.

Нәшриятта шулай ук Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Локман Хәким нәсыйхәтләре" һәм башка китаплар басылды.

Хәләл белешмә булдырылды

Интернетта нәшрият тарафыннан зур хәләл белешмә булдырылды. Анда Русиянең төрле шәһәрләрендәге мәчетләр, хәләл кафелар, кибетләр турында мәгълүмат бирелә. Белешмәдә Казан шәһәре турындагы мәгълүмат http://kazan.halalgid.ru/ адресында бирелә.
XS
SM
MD
LG