Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:44

Республика парламенты сайлавына чыккан бер намзәтне “Бердәм Русия” исемлектән сызып атты. Арсен Нуриҗанов мандат алу өчен биш миллион сум акча түләвен ирештергән иде.

“Бердәм Русия” фиркасенең Башкорстан бүлекчәсе сәяси шурасы “Башкортйортидарәсе” кураторы Арсен Нуриҗановны намзәтләр исемлегеннән алды. Фирканең республика бүлегенең башкарма комитеты башы Альберт Мифтахов моны “Бердәм Русия” абруена зыян китерүе өчен эшләнүен ирештерде.

Хикмәт шунда ки, Арсен Нуриҗанов яшереп яздырылган видеоязмада “Бердәм Русия” фиркасеннән Башкортстан корылтаена сайлану өчен 5 миллион сум акча түләвен ирештергән иде. Бу видеоязма республика хакимиятенә оппозициядә торучы төп медиамагнат Альберт Мөхәммәтъяровның “Башмедиа” интернет сәхифәсенә куелган.

Альберт Мөхәммәтьяров

Альберт Мөхәммәтьяров

Әлеге язмада Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Габбас Галләмов һәм Марат Мәрдановның Альберт Мөхәммәтъяров җитәкләгән Русия халык идарәсе фиркасенең парламентка чыгарылачак фирка исемлеген алу өчен 50 мең сум акча түләве, фирканең җыенын өзү өчен 100 мең сум акча түләүләре дә күрсәтелгән.

Медиамагнат Альберт Мөхәмәтъяров бу видеоязмага үз аңлатмасын биреп, парламентка депутат мандатлары сату артында президент идарәсе башы Владимир Балабанов торуын әйтте. Аның сүзләренчә, сайлауда урын сатып түрәләр үз кесәләрен калынайту белән шөгыльләнә.

“Русия патриотлары” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе дә игътибар үзәгендә кала. Күптән түгел үзен әлеге фирка бүлекчәсе рәисе урынбасары дип белдергән Александр Навозов фирка бүлекчәсе җитәкчелегенең легитим булмавын, фирка белән милләтчеләр идарә итүен ирештергән иде.

Хикмәт шунда ки, “Русия патриотлары” фиркасенең республика бүлеген Заһир Хәкимов җитәкли. Ул Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе дә. Заһир Хәкимов “Азатлык”ка Александр Навозовның гаепләве дөреслеккә туры килмәвен ирештерде. Заһир Хәкимов: “Навозов фирка бүлекчәсе рәисе урынбасары түгел. Навозовка фиркадән сайлауга Уфаның бер районы аша чыгарга тәкъдим ителгән иде. Ул ризалашты, ләкин “Бердәм Русия”дән анда бик көчле намзәт үзен күрсәтү белән, ниндидер каршы гамәлләр кыла башлады”, диде.

Заһир Хәкимов

Заһир Хәкимов

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларында Заһир Хәкимовның бер үк вакытта татар оешмасы җитәкчесе дә булуын һәм “Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсен җитәкләвенә карашлар төрле. Берәүләр аны милләт мәнфәгате белән сату-алу итүдә гаепли, икенчеләр, киресенчә, татар мәнфәгатен фирка аша кайгыртырга омтылуына югары бәя бирә.

“Патриот сүзе грек теленнән халыкны, ватанны сөюне аңлата. Мин фирка аша халыкка, милләткә ярдәм итәргә тырышам. Урамнарда пикетка чыгып, каршылык чаралары үткәреп кенә барлык мәсъәләләрне дә чишеп булмый. Ә хакимияткә килеп, зур эшләр башкарып була. Сүз республика парламентына килү турында бара. Анда безнең фиркадән милләттәшләребез сайлана икән, алар аша проблемнарны чишү җиңелрәк булачак. Зур бина салыр өчен зур нигез кирәк. Парламентта эшләү каршылык чараларыннан күбрәк нәтиҗә бирә ала. Мәченең төсе карамы, акмы, анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – ул тычкан тотсын. Ягъни, нинди фиркадә торса да, халыкка ярдәм итсен”, диде Заһир Хәкимов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG