Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эштон Мурси белән очрашты


Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон Мисырга сәфәре барышында вазифасыннан читләштерелгән президент Мөхәммәт Мурси белән очрашты. Узган төндә хәрби боралак Эштонны Мурси тотылган җиргә китергән. 3 июльдә вазифасыннан читләштерелгән Мурсиның кайда тотылуы сер итеп саклана.

Бүген Европа берлегенең тышкы эшләр идарәсе җитәкчесенең сүзчесе Майя Коцьянчич үзенең твиттерында Мурси һәм Эштонның төрле яклы сөйләшүләр уздыруын язды.

Кичә Эштон Мисыр саклану министры Габдел Фәттах ас-Сиси, вице-президент Мөхәммәт әл-Барадей һәм хөкүмәтнең вакытлы башлыгы Адли Мансур белән очрашып сөйләште. Сөйләшү нечкәлекләре бәян ителми.

Сәфәре алдыннан Эштон “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте илдәге күчеш чорында процессларында катнашырга тиешлеген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG