Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Кырымтатарлар тырышлыгы белән бу китапны тарату туктатылды. Украина мәгариф министры андый китапларны чыгаручыларны "наданнар" дип атады.

Владимир һәм Мария Ширшовларның "Көнчыгыш Кырымның хәтирә китабы. Хәтердә тотуны сорыйбыз" ("Книга памяти Восточного Крыма. Просим помнить") исемле китабының Киров (Ислам Терек) район идарәсендә үтәргә тиешле тәкъдим итү чарасы булмый калды.

Билгеләнгән тәкъдим итү чарасына җыелып килгән кырымтатарлар моңа төп сәбәп булгандыр. Алар китапта сугыш елларында кырымтатарларның 20 меңе нацилар белән хезмәттәшлек иттеләр дигән һәм башка шундый сафсата, ялган мәгълүматлар шовинизм, милләтара, динара, расачыл каршылык тудыра дип саныйлар.

Китапны нәшер итү өчен бюджеттан 15,5 мең һривня (2 мең доллар чамасы) акча тотылган. Китапта кырымтатарларга багышланган 11 сәхифәлек "Кырымтатар мәсьәләсе" ("Крымскотатарский вопрос") исемле бүлек бар. Китапның тиражы 360 дәнә. Владимир Ширшов кайбер нөсхәләрне инде шәхсән үзе Киров районы идарәсендә таратканын хәбәр итте.

Китап китапханәләргә, мәктәпләргә, сугыш ветераннары гаиләләренә таратылачак иде. Кырымтатарлар китапка каршы чыккач, тарату туктатылган.

Заир Смедляев

Заир Смедляев

"Бу китап шовинизм һәм фашизм белән сугарылган. Монда уйлап чыгарылган фактлар, кырымтатарларга каршы истерия урын алган. Бу китап бюджет акчасына нәшер ителгән, димәк кырымтатарның да акчасына. 1987 елда ТАСС бастырган Громыко комиссиясенең бәянатыннан да начар бу китап. Бу хәтирә китабы булса – анда чынбарлыкка туры килгән фактлар урын алырга тиеш. Ә бу китап кырымтатарларның сөргенлеген аклый. Без прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез", диде тәкъдим чарасына килгән Мәҗлеснең сәркәтибе Заир Смедляев.

Кырымтатарларның сөргенлеген аклаган җәнҗаллы китап авторы 15 ел буена тарихи документларны өйрәнгән "Владимир Ширшов йә акылдан язган, яки кемнеңдер кушканын үтәгән", диде Ислям Терек район мәҗлесенең рәисе Әкрәм Әбделватов.

"Китапта кырымтатарлар фашист Германиясе белән тыгыз хәзмәттәшлек иттеләр, Мәҗлеснең СССР халыкларыннан гафу итүне бу вакыткача сорамаганына ачулана Ширшов. Мәҗлесне Германиягә булышкан комитетларны оештыруда гаепли ул. Ләкин 1940 елларда нинди Мәҗлес хакында сүз барганын автор аңлатырга да теләми", ди Әбделватов.

Ул Киров район идарәсе рәисе Олег Гордеевтан бу китапка бәя бирүне сораган. Рәис үзенең авыру булуын белдереп, анары эш күп, дип белдереп ике тапкыр очрашудан баш тарткан. Ләкин ниһаять Гордеев кырымтатарлар белән очрашырга мәҗбүр булган. Очрашу вактында китапның кырымтатарларга кагылышы булган бүлеге хакында сүз барган.

"Без китапны тәкъдим итү чарасын һәм таратуны туктаттык", диде Әбделватов. Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рефат Чубаров китап авторларына каршы җинаять эше ачыла ала һәм алар җаваплылыкка тартыла алалар диде.

Украина мәгариф министры Азатлыкның Киевтагы хәбәрчесенең бу китап турында аңлатмалар бирү үтенеченә җавап итеп, бу төр басмаларны "наданнар чыгара", дип белдерде.

"Төрле төбәкләрдә басылган, педагогик, психологик хаталар тулган китапларның мәгариф министрлыгына бер катнашы да юк, андый китапларны дәрес вакытында куллану катгый тыела. Мондый китапларны чыгаруны бары тик наданлык, аларны язучыларның белеме җитмәү белән генә аңлатып була", диде мәгариф министры Димитрий Табачник кичә Киевта яңа дәреслекләргә багышланган матбугат очрашуында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG