Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Останкино”да янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә


Кичә кич янгын чыккан Мәскәүнең “Останкино” телевизион үзәгендә бер электр чыбыгының кисәге экспертизага алынган. Бу хакта эчке эшләр министрлыгы белдерде. Янгынның аннан яки башка сәбәптән чыгуы барлык тикшерүләр узгач та билгеле булачак.

Элегрәк “Интерфакс”ка хокук саклау бүлегендә янгын кыска ялганыштан чыккан булырга мөмкинлеге әйтелде.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Барлыгы 1200 кешене бинадан чыгарганнар.

“Останкино”дан тапшырулар алып баручы бар телевизион канал да үз эшен элеккечә дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG