Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү оппозицияcе 4 августта каршылык чарасына чыгачак


Мәскәү мэриясе оппозициянең “Сазлык мәйданы эше” нигезедендә гаепләнүчеләрне яклау акциясен 4 августта уздыруга рөхсәт бирде.

Мәскәү иминлек департаменты башлыгы Алексей Майоров хәбәр итүенчә, 500 кешелек акция Суворов мәйданында узачак.

Чараны оештыручыларның берсе, оппозиция эксперт шурасы вәкиле Михаил Аншаков митинг барышында вакытыннан алда Дәүләт Думасы һәм президент сайлауларын таләп итәчәкләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG