Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

Әфганстанда тыныч халык арасында үлүчеләр арта


Әфганстанда быелның ярты елында хәрби чаралар һәм терактлар нәтиҗәсендә тыныч халык арасында үлүчеләр һәм яраланучылар арткан. Бу хакта БМОның чәршәмбе хисабында әйтелә.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, гыйнвардан июньгә кадәр Әфганстанда 3 мең 300дән артык кеше үлгән һәм 2,5 меңе яраланган. Әфганнарның күбесе сугышчылар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган.

Узган айдан илдәге иминлек өчен җаваплыкны нигездә әфган армиясе тәэмин итә. Киләсе ел азагына НАТОның күпчелек хәрбиләре Әфганстаннан китәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG