Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Гайзуллин: "Чәк-чәк шоу" вакыт үтү белән "балланды"


Рөстәм Гайзуллин: "Чәк-чәк шоу" вакыт үтү белән "балланды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:26 0:00

Болгар радиосында эфирга чыгучы "Чәк-чәк шоу" тапшыруы 2013 елда радио тыңлаучылар арасында иң билгеле тапшыруларның берсенә әйләнде. Рөстәм Гайзуллин бу тапшыруның актив алып баручысы буларак Азатлыкка "Чәк-чәк"нең вакыт үтү белән "баллануын" әйтте.

Рөстәм Гайзуллин яшь актер, Кәрим Тинчурин театрында эшли һәм Болгар радиосында 2012 елның гыйнварыннан "Чәк-чәк шоу" тапшыруын алып бара. "Яңа гасыр" телеканалы караучылары аны концертлар, хит парадлар алып баручы буларак та белә. Рөстәмнең киң аудиториягә күренә башлавы җырчы Гөлнара Тимерҗанова клипларында һәм яшь тамашачылар өчен сәхнәләштерелгән әсәрләрдә төп рольләрне уйнаудан башланган.

Соңгы елларда иҗатташ дуслары белән "Эрүгайдә" төркеме булдырганнар, киноларда, яңа чыккан татар клипларында да төшәргә өлгергән Рөстәм. Тик шулай да яшь актер шактый вакытын Тинчурин театрында һәм Болгар радиосында эшләүгә юнәлтә, ул аның илһам, дәрт өстәү чыганакларының берсе икән. Рөстәм анда үзен ничек бар шулай тота һәм тыңлаучылар да аңа күбрәк игътибар итә башлый.

"Чәк-чәк шоу"да мин радио кагыйдәләрен бозып, үземчә сөйлим. Мин күбрәк хис-кичерешләрне сүз белән сурәтләргә тырышам. Дөресен әйтергә кирәк, башлаганда радиотыңлаучылардан тәнкыйть хәбәрләре еш килде. Хәзер шул вакытта сүгеп язучылар мактап яза башладылар. Безнең "Чәк-чәк" тора-бара "балланды". Хезмәттәшләрем Марсельнең дә, Гөлшатның да монда керткән өлеше зур булды.

Әлбәттә, ул яңа уйлап чыгарылган тапшыру түгел, аңа охшаш тапшырулар рус радиоларында да, чит илләрдә дә бар. Бүген инде татарныкы да көн саен иртәнге алтыдан сәгать унга кадәр эшләп тора. Кайвакыт тапшыруның сыйфаты, кызыклыгы бездән генә тормый, тыңлаучыларның да аны смс хәбәрләре, теләк-фикерләре белән бермә-бер күтәренке, файдалы иткәннәре бар", ди Рөстәм Гайзуллин.
XS
SM
MD
LG