Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Вәкилләр пулаты Иранга каршы яңа чикләүләр кабул итте


АКШ Вәкилләр пулаты Иранның атом программасына бәйле Тәһранга каршы яңа чикләүләр кертү турында канун өлгесен раслады.

Документны республиканнардан 400 кеше яклады, 20 конгрессмен каршы чыкты. Канун өлгесе иран нефте экспортын бер ел дәвамында көненә бер мең мичкәгә киметүне күздә тота. Әлеге канун өлгесе Иранда яңа президент Хәсән Роуханиның антына берничә көн калгач расланды. Американ Сенаты документны сентябрьдә карар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG