Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:05

Татарстан кануны да мөселманнар файдасына үзгәрде


2012 елның июль ахырында мөселманнарны күпләп тоткарлауларга каршы протест чарасы

2012 елның июль ахырында мөселманнарны күпләп тоткарлауларга каршы протест чарасы

Июль аенда Татарстанның “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы канунына үзгәрешләр кертелде. Ул Русиянең күптән түгел үзгәртелгән федераль канунына яраклаштырылды. Үзгәрешләр мөселманнар файдасына булды.

Русиянең һәм Татарстанның үзгәртелгән “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы кануны нигезендә, дини белемне читтә алган имамнарны эшкә алу яки алмауны дини оешмалар үзләре хәл итәргә хокуклы булды. Шулай ук дини оешмаларда эшләүчеләр белән эш килешүе төзү мәҗбүри булмый. Бу хакта Азатлыкка Нурулла мәчете хокукчысы Тәүфыйкъ Васыйлов хәбәр итте.

Билгеле булганча, 2012 елның 19 июлендә Казанда Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә булган һөҗүмнәрдән соң Татарстанның “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы канунына кайбер үзгәрешләре кертелгән иде. Аның нигезендә, дини белемне читтә алган имамнарны эшкә алу тыелды, дини оешмаларда эшләүчеләр белән эш килешүен төзү мәҗбүри булды.

Казанның Нурулла мәчете җитәкчелеге һәм мәхәлләсе әлеге үзгәртүгә дәгъва белдерде. Бу хакта гаризаны Югары мәхкәмәгә Нурулла мәчете хокукчысы Тәүфыйкъ Васыйлов 2012 елның 14 сентябрендә биргән иде.

Дәгъва белдерүчеләр кануннан шушы ике пунктның, Русия Конституциясенең 76-нчы матдәсенә каршы килүе сәбәпле, гамәлдән чыгарылуын таләп итте. Ягъни Конституция нигезендә, дәүләт диннән аерылган, дәүләт дини оешмаларның эчке эшендә үз таләпләрен куя алмый. “Үзгәртелгән канун нигезендә дәүләт мөселман дини оешмаларның эчке эшенә тыкшына булып чыга. Әгәр дә, мәсәлән, без президент мөселман булсын, мондый булсын дип таләп куябыз икән, димәк без дәүләтнең эчке эшенә тыгылабыз. Монда да нәкъ шулай”, дип сөйләгән иде Азатлыкка Тәүфыйкъ Васыйлов.

14 сентябрьдәге мәхкәмәдә көтелмәгән нәтиҗә ясалган иде – Татарстанның үзгәртелгән “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” кануны түгел, ә Русиянең шул исемдәге федераль кануны Конституциягә туры килми, дип әйтелде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Русиянең федераль “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” канунын Петербурдагы Конституция мәхкәмәсенә карауга җибәрде. Конституция мәхкәмәсе аны кире кайтарды, чөнки әлеге канун үзгәрешләре Русия Дәүләт Шурасында инде карала иде.

Нәтиҗәдә, Русиянең федераль “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы кануны шушы җәй башында, июнь аенда үзгәртелде, июль аенда Татарстанның да шушы ук канунына үзгәрешләр кертелде. Нурулла мәчете җитәкчелеге һәм мәхәлләсе биргән дәгъва уңай нәтиҗә күрсәтте.

Тәүфыйкъ Васыйлов 19 июльдә Казанда булган һөҗүмнәрдән соң Татарстанның “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы әлеге канунына “үзгәрешләр кертү канунсыз иде, чөнки шушы ук федераль канун үзгәрмичә, төбәк канунына үзгәртүләр кертеп булмый иде”, дигән иде.
.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG