Accessibility links

Татарстан мөфтияте хатын-кызлар белән эшчәнлекне арттыра


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте якын киләчәктә хатын-кызлар белән эшчәнлекне арттырырга җыена. Мөфти урынбасары Илдар Баязитов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Казанның Мәрҗәни мәчетендә «Акыллы хатын» дигән хатын-кызлар клубы эшли. Анда актив мөслимәләр социаль проблемнарны хәл итү турында сөйләшү өчен һәр якшәмбе җыела.

Якын арада Казанның җиде районында гаилә, балалар һәм өлкәннәр белән эшләү өчен хатын-кыз кураторлар сайланачак.

Моннан тыш балалар бакчаларында хәләл ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе тикшерәләчәк. Шулай ук әхлак дәресләрен уздыру күздә тотыла.

Шулай ук Русия ислам университетында «Яхшы дәгъватчы» дигән хатын-кызлар клубын ачу күздә тотыла. Ә «Ярдәм» мәчетендә «Бизнес леди» хатын-кызлар клубын ачу карала. Әлеге клубка үз бизнесы булган һәм мөселман инфраструктурасын үстерү турында сөйләшү өчен хатын-кызлар чакырылачак.

Моннан тыш, Татарстан шифаханәләренең берсендә балалар өчен ике атналык лагерь булдыру карала.
XS
SM
MD
LG