Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:12

Камил Сәмигуллин: "Телне дә, гореф-гадәтләрне дә сакларга тиешбез"


31 июльдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республика журналистлары белән очрашып ифтар уздырды. Мөфти вазифасында эшли башлавына 100 көн тулу уңаеннан ул каләм әһелләренең сорауларын да читтә калдырмады. Ифтар мәҗлесе Камил Сәмигуллинның уразага кагылышлы вәгазе белән ачылды. Очрашу үзара аралашу рәвешендә дәвам итте. Инде эшли башлавыгызга йөз көн тулды, алдагы йөз көнгә нинди планнарыгыз бар, дигән сорауга Камил Сәмигуллин, мөфти булып сайланганчы куелган максатларына ирешә баруын белдерде.

XS
SM
MD
LG