Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

АКШ: Сноуденга сыену бирүдән соң Вашингтон Русия белән саммит уздыру кирәклеген тагын бер кат тикшерәчәк


АКШ Русиянең Эдвард Сноуденга сыену бирүе якын арада узарга тиешле югары дәрәҗәдәге икеяклы сөйләшүләр һәм сентябрьгә билгеләнгән АКШ-Русия саммиты үтүен шик астына куйды дип саный.

Атнакич Ак Йорт сүзчесе Джей Карни АКШта шымчылыкта гаепләнгән Сноуденга Мәскәүнең сыену бирү Вашингтонны борчуга салуын әйтте.

Карни сүзләренчә, Вашингтон сентябрь башында «20лек төркеме» җитәкчеләре кысаларында, Мәскәүдә узарга тиешле Американ-Русия саммитын үткүрү кирәклеге турында тагын бер кат уйлаячагын әйтте.

9 августка Вашингтонда АКШ дәүләт секретаре Джон Керри һәм саклану министры Чак Хейгельның Русиядәге хезмәттәшләре белән очрашуы каралган.

Атнакич Сноуден Русиядә вакытлыча сәяси сыену алу турындагы документларны алып «Шереметьево» һава аланы транзит зонасыннан китте. Аның кайда китүе хәбәр ителми. Сноуденга юридик ярдәм күрсәтүче адвокат Анатолий Кучерена аның имин җирдә булуын әйтә.

XS
SM
MD
LG