Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда гүзәллек һәм назлылык өләштеләр


Казанда гүзәллек һәм назлылык өләштеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

1 августта Казанда Халыкара гүзәллек һәм назлылык көне уңаеннан флешмоб оештырылды. Бауман урамында хатын-кызларга шарлар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

Кичке җидедә Бауман урамындагы сәгать янына кулларына чәчәк бәйләмнәре һәм шарлар тотып җыелган бер төркем хатын-кыз иң элек бергәләп фотога төште. Аннан әлеге урам буйлап барып юлда очраган хатын-кызларга үзләренең шарларын һәм чәчәкләрен бүләк итте.

Бу чарага Самардан килеп катнашкан Рәзинә Галимова сүзләренчә, әлеге флешмоб белән хатын-кызлар үз гүзәллекләрен һәм назлылыкларын тирә-юньдәгеләргә күрсәтергә тырышты.

"Без үзебез белмәгән хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итеп аларның күңелләрен күтәрдек. Кешеләргә бәйрәм бүләк итәргә тырыштык. Чәчәкләр бүләк итеп кешеләрнең күңелләрен күтәрә алганбыз икән, максатыбызга ирешкәнбездер дип уйлыйм. Бигрәк тә олы яшьтәге хатын-кызлар бик шатланды. Аларның күңелләрендә җылы хисләр уята алдык", дип белдерде ул.

Рәзинә Галимова сүзләренчә, 1 август көнне кичке җидедә Халыкара гүзәллек һәм назлылык көне Казан, Русиянең төрле шәһәрләре белән беррәттән, дөньяның 200 дән артык шәһәрендә дә шушындый флешмоблар белән билгеләп үтелде.
XS
SM
MD
LG