Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:46

Русия Думасы очкыч билетларын киметүне күздә тоткан канун кабул итәчәк


Русия Дәүләт Думасы очкычларга билет бәяләрен төшерүне күздә тоткан каунынны ел азагына кадәр кабул итәчәк. Бу хакта Русия парламентының вице-спикеры, «Бердәм Русия» шурасы сәркатибе Александр Неверов белдерде.

Думага инде юлчыларны ташучыларга кире кайтарып булмый торган билетларны сату мөмкинлеге турындагы канун өлгесе кертелгән. Шуның нигезендә билетлар бәясен киметеп булачак.

Шул ук вакытта Русия баш прокуратурасы монополиягә каршы көрәш федераль идарәсе белән тикшерү уздырып, ширкәтләрнең юлчыларга өстәмә хезмәтләр «тагып» билетларны бер ярым, ике тапкырга арттыруын ачыклаган. «Ведомости» хәбәр итүенчә, баш прокурор Юрий Чайка бу хакта Русия премьер-министрына юллаган хатында билгеләгән.

XS
SM
MD
LG