Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан урыс телле халыкны республикага җәлеп итмәкче


Дагыстан хөкүмәте республикага урыс телле халыкны кайтару программасына багышланган киңәшмә уздырган.

Президент Рамазан Абдулатипов йөкләмәсе белән программаны тормышка ашыру өчен махсус эшче төркем төзелгән.

Икътисад министры Раюдина Йосыфова белдерүенчә, урыстеллеләрне республикага кайтару өчен уңай шартлар тудыру кирәк.

“Бу бушка җир бирү, фатирлар сатып алуда ярдәм итү, эшкә урнаштыру, югары хезмәт хакы булдыру”, диде ул.
XS
SM
MD
LG