Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:50

Җәүдәт Сөләйманов: "Очарга теләгәннәргә мөмкинлек тудыру кирәк"


12 августа Татарстанда "Сәләт" форумы башланыр алдыннан әлеге проектларның җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов Азатлыкка бу эшләрнең ничек башлануы, максатлары турында сөйләде.

Казан федераль университеты галиме, "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белән сүзебез фәлсәфи фикерләрдән башланса да, чишмә башы бер иде – "Сәләт" проекты.

– Сәләтлеләрне сәләтсез балалардан аеру түгелме бу?

– Кайберәүләр сәләт бөтен кешегә бирелгән, ник аны аерасыз диләр. Хәтта казларны алсак та, алар арасында да аерма бар. Кыр казлары күккә оча, икенчеләре очарга да омтылмый, җирдә кала. Шуларны мөмкин кадәр тизрәк аңлап аеру атлап йөргән казларга да, очкан казларга да ярдәм була. Очарга теләгәннәргә мөмкинлек тудырырга кирәк.

Ә без тормышта нәрсә эшлибез? Ул татарда гына түгел, башкаларда да бар. Иң астагысын күтәрергә тырышабыз. Бердән ул халык алдында нинди миһербанлы, ярдәмчел күренә, ә болар үзләре дә оча, дип килеп чыга. Без алмазларны җәүһәр итәсе урынга, ташларны алмаз кебек итәргә тырышабыз. Аңа көч азрак китә, укытучыларның белеме җәүһәр ташлар өчен күбрәк кирәк. Ә бит күпчелек нишли, очучыларны туктатмакчы, әйдә син анда әллә кем булып йөрмә, кыланма. Син болай да укыйсың инде, менә боларны күтәрәсе бар, ди.

"Сәләт" шундый идеяләр белән башланган идеме?

– Алай ук башланса ул дөрес булмас иде. Бу проектны башлар өчен берничә шарт кирәк, иң беренчесе – халык. Икенчесе – акыллы балаларны үстерергә тырышу. Үзеңнең телеңне саклау, буыннан-буынга тапшыру. Үз мәдәниятеңне ярату, дәвамлы итү. Болар бөтен халыкта булмаса да, актив өлешендә саклана. Ә ул безнең татар халкында бар. Гомер-гомердән, Дәрдмәнд дисеңме, Тукайларны, Исхакыйларны карыйсыңмы, ул безнең милләткә хас сыйфатлар. 1988 елда минем Марат Мөлековлар белән Татар иҗтимагый үзәгенә кереп китү бу проектны башларга әзерлек булгандыр. Монда үзеңнең әзер булу, өлгерү дә кирәк.

– Сез ул вакытта туган идеяләрне куен дәфтәрләренә язып бардыгызмы, зур проектлар ничек уйдан чынбарлыкка күчте соң?

– Юк, видео тасманы әйләндергән кебек карасак, ул тиз килде. Салават күпере әгәр бар икән аны шундук күрәсең. Башны күтәрмичә барасың, берни юк, өскә карадың – салават күпере. "Сәләт"нең миңа килүе нәкъ менә шулай булды. Ягъни, ул булган инде. Шәхсән өлгерүгә килгәндә, укытучылар гаиләсендә туган булуым белән белемгә тартылдым. Үзем генә түгел, әти-әни, "улым фәнеңне кара" дип торды. Ә мин гел беренче булырга омтылдым. Дөресләп әйтсәк, белемнән алда беренче булу теләге зур иде. Уку йортына кергәч беренче булу нәрсә ул, бишлеләргә уку, бишле алыр өчен укырга кирәк иде", диде Җәүдәт Сөләйманов.


12-17 августта Татарстанның Алексеевский районы Биләр каласында «Сәләт» форумы уза. Анда биш меңләп бала катнашуы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG