Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа мәчет сафка баса


Казанда яңа мәчет сафка баса
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

3 августта Казанның Әмәт бистәсендә урнашкан гыйбадәтханәгә ярымай куелды. Аның бинасы инде төзелеп беткән. Үз ишекләрен ул киләсе елның Рамазан аенда ачачак.

Ислам дине билгесе булган ярымай туп-туры Мәккәгә карап торырга тиеш, шуңа күрә аның төгәллеген компас белән билгелиләр. Тирә яндагылар гореф-гадәткә тугры калып тәкъбир әйтә, әбиләр шатлыктан аккан күз яшьләрен тыя алмый.

“Без бик шат, бик бәхетле шушы көнгә ирешкәнебезгә. Әбиләребез олая бара, яшьләребез килсә, без саклап китергән Ислам дине аларга калса, без бик бәхетле булыр идек”, ди Әмәт бистәсендә яшәүче Гөлзәйфәр Галимуллина.

Мәчетне төзер өчен озак кына рөхсәт ала алмыйча йөргәннәр. Моңа 2006 елда ирешәләр. 2009 елда бинага нигез салына. Хәзер аның эчке төзелеш эшләре генә калган.

“Пәйгамбәребез бер хәдистә әйткән, кем бу дөньяда мәчет төзесә яки төзелештә катнашса, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә бер йорт бирә”, ди Татарстан мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мәчет тулысынча ишекләрен киләсе елның мөбәрәк аенда ачачак. Гыйбадәтханәнең исеме әлегә сайланмаган.
XS
SM
MD
LG