Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:45

Кабан арты мәчете авыру балаларга ифтар оештырды


3 августта Казанның Кабан арты мәчете авыру балалар өчен махсус ифтар оештырды. Мәчет имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт балаларга аңлаешлы телдә вәгаз сөйләп, аларга Ислам дине, Рамазан ае турында аңлатты.

200 ләп бала катнашкан ифтар алдыннан аларның барысына да футболкалар, китаплар, төрле тәм-томнар таратылды. Әлеге чарага мөселман лагерына йөрүче балалар да чакырылган иде. Алар авыру балалар белән аралаштырып утыртылды. Мәчет имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт балаларга күчтәнәчләр таратканнан соң балаларга аңлаешлы телдә вәгаз сөйләп, аларга Ислам дине, Рамазан ае турында аңлатты.

Кабан арты мәчете имамнарыннан берсе Ринат Габбасов сүзләренчә, мондый чаралар белән аларның төп максаты – балаларга дөрес тәрбия бирү.

"Без тәрбияләгән балаларның берсе генә булса да изгелеккә тартыла икән, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз", дип белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG