Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның яңа президенты ант китерәчәк


Иранда президент вазифасына керешкән Хәсән Рухани үзенең идарә башлыгы итеп эшмәкәр, АКШта белем алган Мөхәммәт Нахавалианны билгеләгән. Джордж Вашингтон университетының докторлык дәрәҗәсе булган Нахавадиан 2010 елдан бирле Иранның сәүдә, сәнәгать һәм шахталар палатасын җитәкләгән.

Бу билгеләү шимбә көнне кич белән илнең рухание аятолла Али Хамәнәинең Руханины президент вазифасына раславыннан соң булган.

Бүген 64 яшьлек Рухани ант китерәчәк.
XS
SM
MD
LG