Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума җәйге йортларда теркәлү канунын караячак


Русия Дәүләт думасы җәйге йортларда даими теркәлүне рөхсәт итүче канун өлгесен бу көздә караячак. Бүген бу турыда премьер-министр Дмитрий Медведев белдерде.

Медведев әйтүенчә, яңа канун бер үк йортта берьюлы меңнәрчә кешене, күпчелек очракта булганча рөхсәтсез мигрантларны теркәү мөмкинлегенә юл калдырмаячак.

Җәйге йортларда бары Русия ватандашлары гына һәм бары анда кышын яшәү өчен шартлар булганда гына теркәлә алачак.
XS
SM
MD
LG