Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:52

Төмән өлкәсендәге Вагай районының Юрмы авылында төзелеп килүче заманча мәктәптә тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр дә үз балаларын укытырга тели.

Вагай районының Юрмы авылында бик күп уңайлыклары булган, заман таләпләренә туры килүче яңа мәктәп төзелә. 1968 елда төзелгән иске агач бина бүген юк инде. Андагы кышын көн дә ягарга кирәк булган 31 мич, әзерләнергә тиешле 1000 кубометр утын, су ташу газаплары турында хезмәткәрләр әле озак еллар искә алырлар. Алай да Юрмы мәктәбе зур, якты бүлмәләре, аларның мөмкин булганча җиһазлануы, мактауга лаек булган абруйлы укытучылары, белемле, сәләтле укучылары белән аерылып тора иде.

Еллар үткән саен искерә барган бинаны күреп, яңа таләпләр турында кайгырткан укытучылар яңа мәктәп кирәк дип район хакимияте, аннары өлкә мәгариф департаментына мөрәҗәгать итәләр. Эш озакка сузылмый, райондагы Первомайка, II Вагай һәм Юрмы авылларында таштан мәктәп төзү планлаштырыла да. Үткән елның көзендә нигезе салынган белем йорты 1 сентябрьгә укучыларга ишекләрен ачар дип ышандыралар.

Әнвәр Гайсин

Әнвәр Гайсин

– Булдыра торган егетләр, зур җаваплылык белән эшлиләр, диде тәҗрибәле җитәкче, мәктәп мөдире Әнвәр Гайсин, – Әнә инде мәктәпнең бинасын төгәлләп, хәзер инде тирә ягына асфальт түшиләр, тротуарлар ясыйлар. Бүгенге көндә бина эчендә штукатурлау эшләре тәмамланып, вентиляция торбалары, җылыту системын кую кебек эшләр бара. Утын әзерләү, ягу турында кайгырту булмаячагына күңел ышанмый, тынычланып кул кушырып утырып булмас анысы. Заманча җиһаз да кайгыртуны таләп итә. Әнә яңа технология нигезендә җирнең җылысы белән җылытучы системнар куйдылар. Алар җәйге эсселәрдә бүлмәләрне суытып, тигез бер температурада тотачаклар. Мәктәп санэпидстанция таләпләрен бозмыйча төзелә. Җиһазлар алдан ук билгеләнеп, исемлеге булдырылган, алынасы әйберләргә заказ бирелгән. Кабинетлар зур, якты, мәсәлән, технология дәресе өчен малайлар белән кызларга аерым бүлмәләр каралган. Спортзал мәйданы 24х12 зурлыкта, чишенеп-киенү, юуыну бүлмәләре дә малайлар һәм кызлар өчен аерым.

План нигезендә медицина блогы булачак, анда заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән кабинетларда доктор, шәфкать туташы эшләячәк. Мәктәп биләмәсендә стадионда махсус резин җәймә җәеп, йөгерү юлы ясала. Хәтта анда яңгырдан соң җыелган суны сеңдерү системы да куелачак. Зур гараж, берничә бүлмәдән торган ашханә, спорт залында юыну бүлмәсе, бәдрәф, инвалидлар өчен уңайлыклар - болар барысы да, әлбәттә, искитмәле, безнең өчен чын-чынлап зур шатлык, яңалык, могҗиза дияргә була. Ләкин бераз җитешмәгән, дөрес итеп әйткәндә, безнең таләпләргә туры килмәгән якларын да әйтеп үтәргә кирәк: проект нигезендә бина 60 укучы өчен каралган, ә яңа уку елында мәктәбебездә Юрмы, Янек, Әшле авылларыннан 90 бала белем алачак. Башлангыч сыйныфларга бирелгән 2 бүлмәдә 20 бала урынына 35 туры килә. Өстәвенә, бар уңай шартлар булдырылган җылы, чиста мәктәп бинасында балаларын укытырга Әшле башлангыч мәктәбе укучыларының ата-аналары да теләк белдерәләр.

Тагы шунысы аяныч, безнең этномәдәни компонентлы мәктәп өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләренә кабинет бөтенләй каралмаган. Актлар залы да булмаячак. Шулай ук физика, химия, биология дәресләре өчен бер кабинет бирелә, бу да эшебездә уңайсызлыклар китерер дип уйлыйбыз. Аннары медицина блогында эшләргә теләүчеләргә штат бирелерме? Бу бит шулай ук четерекле мәсьәлә. Санап үткән проблемаларны чишү өчен без, әлбәттә, эшләячәкбез, чишү юлларын табарбыз дип уйлыйм. Бүгенге көнгә кадәр безнең өчен иң мөһим проблем – яңа мәктәп төзетү иде, ә аны бергәләшеп булдырдык инде. Хәзер безнең алдагы зур бурыч – яңа уку елына бүлмәләрне әзерләү һәм бар көчебез, тырышлыгыбызны куеп төп вазифабызны югары дәрәҗәдә башкару.

Мөдирнең борчулары аның белән генә бетми икән әле. Күрше авыллардан укучылар йөртүче мәктәп автобусының тиешле таләпләрсез эшләве, үзәккә аның белән чыгарга ярамаганлыгы, ягулык өчен иң якындагы станциянең 130 чакрымда булуы, авыллар арасындагы юлда таш кына җәелгәнлеге дә күңелне тырный.

Иске мәктәп каршындагы Ватан сугышында катнашучыларга куелган агач һәйкәл урынына, ветеран укытучы Сәкинә Нотфуллина идеясе белән мәрмәрдән яңасын ясатырга булалар, аның өчен авылдашлардан акча да җыя башлаганнар инде. Юрмылар дус, бердәм халык, тиешле сумманың яртысы бар да икән инде. Хәтерне саклау уңаеннан бу бинада да музей булачак, диде мөдир.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG