Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Унөченче федераль Сабантуй Төмәннең заманча төзелгән "Геолог" стадионында үтте. Бәйрәмдә өлкә губернаторы Владимир Якушев һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Төмән өлкәсенең 12 меңләп халкы белән бергә Русиянең 65 төбәгеннән килгән 380 делегат та бәйрәм итте. Иҗтимагый оешмалар кунакларны хуш күреп җыр-бию, татар тормышын чагылдырган чатырлар белән каршы алдылар. Анда сөяктән сыннар ясау остасы Минсәлим Тимергазиев һәм рәссам, тукымага да рәсемнәр төшерүче Әлфия Мөхәммәтова эшләре белән танышырга, себер татарларының Закирә Хәбибуллина пешергән зур бавырсагын ашап карарга була иде.

Федераль Сабантуй булган шәһәрләр исеме язылган зур шарлар мәйдан-планета буйлап "атлады". "Голос" проектында финалга чыккан Эльмира Кәлимуллина "Җидегән чишмә"не җырлаганда йөзләгән егет-кыз чишмәгә суга бару күренешен тәкъдим иттеләр. Бу күренеш зур курчаклар белән тулыландырылды.

Аннары Сабантуйга әзерлек башланды: халкыбызның төрле уеннары белән бергә сөлгеләр чигелде, иртәнге әтәч кычкыруга сөлге җыючылар да килеп җиттеләр, бәйрәм башланырга күп вакыт калмаган иде. Себер, әстерхан, мишәр, кырым һәм башка татарлар барысы бергә бәйрәмгә җыелдылар, үзләренчә биеп күңел ачтылар. Аннары ат арбасына куелган зур чәк-чәк мәйданны әйләнде, милли киемле кызлар кунакларны татар ашы белән сыйладылар.
Мәйданга чәк-чәк чыга

Мәйданга чәк-чәк чыга


Төмәннең Җәмигъ мәчетендә һәм шәһәр татар мәдәният үзәгендә булган Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якушев Сабантуй кунакларын котларга да килеп җиттеләр.Тәбрикләү сүзләреннән соң Татарстан президенты татар мәдәниятен үстерү дә зур өлеш керткән Фәрит Хәкимовка "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен тапшырды, берничә кешене Татарстан республикасы президенты рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Төмән өлкәсе губернаторы да татарстаннарга рәхмәт хатларын бирде. Тантаналы рәвештә әләм күтәрелгәннән соң губернатор белән президент Түбән Кама уңганнары мәйданына юл алдылар. Анда губернатор бер сугуда чүлмәк ватып карады.

Миңнеханов бүләге губернаторга килешә

Миңнеханов бүләге губернаторга килешә

Журналистлар белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Төмәннең матурлануын ассызыклап үтте, Сабантуйны оештыруда ярдәм иткән өчен өлкә җитәкчелегенә һәм түбәнкамаларга рәхмәтен җиткерде. Владимир Якушев Татарстан республикасы белән элемтәнең монда күптәннән башланганын билгеләп китте. Көнбатыш себер ягулык-энергетика комплексында беренче көннәрдән үк татарлар актив катнашалар, бу комплекс бүгенге көндә илдәге эчке продуктның 36 процентын тәшкил итә. Әле кичә генә анда сүз сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәсендә бергә эш алып баруга юнәлтелгән яңа килүшегә кул куйдык, диде ул.

Раил Нургалиев Сабантуй бүләге белән

Раил Нургалиев Сабантуй бүләге белән

Ул арада зур мәйданда уеннар башланды, иң хөрмәтлесенә уртада урын бирелде. Кыргызстан, Украинадан, Мари Иле, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Ханты-манси автоном округыннан катнашкан батырлар арасында иң көчлесе Теләче егете Раил Нургалиев булып чыкты – аңа тәкә белән бергә "Фольксваген поло" автомобиле бирелде. Көрәшне оештыручылар Төмәндә милли спорт төребезнең зур уңышка ирешүен билгеләп үттеләр, җирле көрәшчеләр чак кына батыр исеменә ирешми калдылар. Нургалиев Турал Азимовны бу төр көрәштә осталыгы зуррак булганга гына җиңә алды. Алай да Төмән җитәкчеләре абсолют батырлар рәтендә Азимовны икенче, Игорь Волобуевны өченче урын белән котладылар.

Берәүләр зур сәхнәдә рәхәтләнеп сәнгать осталары концерты белән хозурланганда, икенчеләр күңеленә түбәнкамалар мәйданы хуш килде. Анда Татарстаннан килгән сувенирларны, чәк-чәкне алырга чират тезелде. Агач, балчыктан әйберләр ясау, келәм туку кебек эшләрнең башкарылу серләре белән дә танышырга мөмкин иде, татар мунчасында “чабынырга” да рөхсәт ителде. Балалар уеннарда катнашып, бүләкләр дә җыйдылар, кечкенә батырлар монда көрәштеләр.

Абсолют батыр калу бер дә җиңел түгел

Абсолют батыр калу бер дә җиңел түгел

Теләүчеләр өчен кышны искә төшерергә мөмкинлек бар иде - якындагы "Рубин" спорт сараенда тимераякларда шудылар.

Һәр мондый зур чара да бөтен шартын китереп, һәркем күңеленә ошарлык итеп үтә алмый инде ул. Берәүләр ашарга урын таба алмый, яисә кыйммәтлегенә исе китеп ач кайтып китсә, икенчеләр Сабантуйдагы гадәт буенча туганнар белән җыелышып ял итеп утырырга урын юклыгына зарландылар. Гомумән, төмәннәр һәм кунаклар мондый зур бәйрәмнең безнең өлкәдә үткәрелүенә горурланып, рухи байлык туплап кайтып киттеләр.

Бу көнне өлкәдәге матбугатта да татарлар турында язмалар гадәттән тыш күп очравына гаҗәпләнми калмагандыр укучылар, ә өлкә татар газетасы “Яңарыш”ның 23 ел буена беренче тапкыр төсле итеп ак кәгазьдә дөнья күрүе зур казаныш булды.

Сабантуйга килә алмаучылар өчен "Төмән вакыты" телеканалы бәйрәмне турыдан-туры карарга мөмкинлек тудырды.

Федераль Сабантуйның символы – тулпар ат киләсе елга 410 еллыгын каршы алачак Томски шәһәренә китте.

Төмән Сабантуенда Казан кунагы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, бәйрәм ничек кенә үтсә дә, анда татарларның очрашып узара аралашуы кадерле. Сабантуе – татарларның оешуының бер төре дә булып тора, ди галим.

XS
SM
MD
LG