Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан белән солых сөйләшүләре турында киңәшүләр бара


Әфганстанда Талибан һәм президент Хәмит Карзаи тарафдарлары солых сөйләшүләрен яңарту турында яшерен киңәшмәләр үткәрә.

Әфганстанның Югары солых шурасы рәсми вәкиле Азатлык радиосына Талибанның кайбер җитәкчеләре белән сөйләшүләрнең Әфганстанда да, илдән читтә дә барганлыгын белдерде. Мондый киңәшләшүләр баруын Талибанның Катар башкаласы Доһада урнашкан вәкилчелеге дә Associated Press агентлыгына раслаган.

Әфганстанда 12 ел дәвам иткән соңгы сугышны туктату турында сөйләшүләр Доһада Талибан вәкилчелеге ачылгач башланыр дип көтелгән иде. Әмма соңрак АКШ дипломатлары катнашында бу сөйләшүләр кичектерелде. Карзаи Талибанның Доһадагы вәкилчелегенә Әфганстандагы Талибан чоры әләмен һәм башка шундый тамгаларны куюына ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG