Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Владимир Поляков: Ачуны читкә юнәлтү өчен кырымтатарларны гаеплиләр


Кырымтатарлар Ширшовлар китабына протест белдерә

Кырымтатарлар Ширшовлар китабына протест белдерә

12 августта Кырымның кырымтатарларны каралтучы китапны бюджеттан финанслаган Киров район хакимиятенә каршы митинг улды. Тарихчы Владимир Поляков ул китапны "социаль заказ" дип атый.

Кырымның Киров районы хакимияте каршындагы мәйданда Владимир һәм Мария Ширшовларның "Көнчыгыш Кырымның хәтирә китабы. Хәтердә тотуны сорадылар" ("Книга памяти Восточного Крыма. Просили помнить") исемле китабына каршы җыен узды. Киров районы мәҗлесе рәисе Әкрәм Әбделватов Азатлыкка, җыенда төрле районнардан килгән бер меңләп кеше катнашты, диде.

Мәҗлес җитәкчелегеннән рәиснең беренче урынбасары Рифат Чубаров, матбугат вәкиле Заир Смедляев чыгыш ясады. Чарага Судак, Акмәчет, Акъяр шәһәрләреннән, Кырымның башка районнарыннан кырымтатарлар килгән. Җыенда катнашучылар "Бюдҗет акчасына милләтара низаг чыгаруны туктатырга", "Ширшовны мәхкәмәгә", "Хакимият кайда?" кебек русча шигарьләр тоткан кешеләр килгән.

Кабул ителгән резолюциядә Киров район хакимияте рәисе Олег Гордеевны урыныннан алу, китапның 1200 нөсхәсен таратуны туктату, Ширшовларны мәхкәмәгә тарту кебек таләпләр куелды.

Ширшовлар китабының тышлыгы

Ширшовлар китабының тышлыгы

Район шурасы соңгы утурышында үзенең 15,5 мең һривня (ике мең доллар чамасы) бюджет акчасына чыгарылган 360 китапны таратмаска, дигән карар чыгарды. "Калган 845 китапны Ширшов үз акчасына чыгарган, аңа кагылырга хакыбыз юк" диелгән район шурасы карарында.

Кырым прокуратурасы бу китапның эчтәлегенә карата җинаять эше ачкан, китап Донецки университетына тикшерүгә юлланган. Тикшерү китап милләтара каршылыкны кузгатамы, юкмы дигән сорауга җавап бирәчәк. Прокуратура шуннан соң эшне дәвам итәчәк. Милли Мәҗлес 12 августта кабул ителән резолюцияне дә Донецкига юллады.

Ул арада Владимир һәм Мария Ширшовларның әлеге китабын тәнкыйтьләүчеләр саны арта бара. Тарих фәннәре кандидаты, Кырым инженер-педагогия университеты укытучысы Владимир Поляков Азатлыкка бу китапта кырымтатарлар хакында ялган фактлар китерелүе турында белдерде.

– Бу китапта язылганнар дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килә?

– Мин 1942-1944 елларның архивлары белән эшләгәндә бер тапкыр да кырымтатар батальоннары, легионнары дип язылган документларга очрамадым. Ә менә грузин, әрмән батальоннары кебек исемнәргә очраганым бар.

– Алайса, ни өчен хәзер бу хакта сөйлиләр һәм язалар?

– Бу ниндидер социаль заказ...

– Кем тарафыннан?

Владимир Поляков

Владимир Поляков

– Беләсезме, инде сугыш тамамланганга 75 ел үтте, ә кемгәдер бу хакта сөйләү, халыкта ыгы-зыгы чыгару бик кирәк. Без инде Германия белән дуслашабыз, алар белән сугышканыбызны инде беркем хәтерләми, ә дошман образы инде башка булды... Аннары икенче яктан, бу китапта партизан төркемнәренә өченче дулкында килгән кырымтатарлар бөтенесе дә алманнарга хәзмәт иткән ихтыярыйлар, аларның яртысы дезертирлар дип язылган. Мин моңа катгый рәвештә каршы, чөнки дезертирлар саны төгәл билгеле, алар 20-дән артык түгел. Өченче этапта 952 кырымтатар партизан булган. Алардан 200-е чыннан да алман төркемнәреннән узды, ләкин аларның һәммәсе ахырга хәтле партизан төркемнәрендә сугышты. Сугыштан соң аларны иректән мәхрүм итүләре инде икенче мәсьәлә.

– Ширшов китабында бу бүлекнең барлыкка килүен сез ничек аңлата аласыз, ул ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә?

– Хәзер, гомумән, татарофобия кампаниясе бара. Дошман образы кирәк. Кешеләрнең игътибарын милекне, җирләрне талау процессларыннан читләштерү, халыкның ачуын башка якка юнәлтү өчен эшләнә торган эш бу. Игътибарны башка якка юнәлтү эшендә кырымтатарлар Кырымда төп һәдәфкә әверелде.

– Ләкин игътибарны тик кырымтатарларга түгел, башкаларга да юнәлтергә мөмкиндер бит?

– Монысы аларга кирәкми. Аңлыйсызмы, рус, украин батальоннары булганын сөйләү нәрсәгә кирәк? Менә кырымтатарлар хакында сөйләү шатланып кабул ителә. Әнә кырымтатарлар базаларны таладылар диләр. Ялган. Билгеле бит, сугыш башланганда Кырымда азык-төлек базаларын калдырмадылар, тик ике база аларны саклады, калганнары өстә калды. Алманнар киңкүләм тентү вакытында аларны алдылар. Базалар начар сакланганга, бу эш оештырылмаганга гаепне үз өсләренә алмас өчен кырымтатарлар талады дип гаепләп чыктылар. Монда, гомумән, тарих белән уртак бер нәрсә дә юк. Бу чеп-чи сәясәт. Геббельс пропагандасы дәрәҗәсендәге пропаганда. Күпме ялган сөйлисең – шул хәтле ышаналар.

– Ә татар батальоннары булганмы, юкмы?

– Мин бер мисал китерим. Көньяк партизан берләшмәсендәге 7-нче бригаданың 10-нчы төркеме тулысынча 149-нчы ихтыярыйлар батальоныннан килгән кешеләрдән оештырылган. Килгәннәрнең бөтенесенең дә милләтләре күрсәтелгән. Мин санап чыктым. Алар арасында рус милләттеннен – 54 кеше, греклар – 14, украиннар – 12, кырымтатарлар – 7, татарлар – 5, үзбәкләр – 4, әрмәннәр – 4, поляклар – 3, грузиннар – 2. Шуңа күрә, бу кешелер татар батальоныннан килделәр дию – үзе көлке. Башыннан ук бу батальоннар күпмилләтле батальоннар булган. Инде соңрак намуссыз тарихчылар аларны татар батальоннары дип күрсәтә башладылар.

– Моңа каршы нәрсә эшләп була соң?

– Тиешле җавап бирергә кирәк. Аларны тыңлап утырырга ярамый. Алар аргументлар китерсен, исбатласыннар язганнарын. Алар бит нәрсә эшли? Азәрбайҗаннар, лезгиннар, дагыстаннарның һәммәсен кырымтатарлар итеп күрсәтәләр. Алар өчен бу бик кулай позиция.

* * *

Кырымтатарларның сөргенлеген аклаган Владимир һәм Мария Ширшовларның әлеге җәнҗаллы китабының “Кырымтатар мәсьәләсе” бүлегендә кырымтатарлар фашист Германиясе белән тыгыз хәзмәттәшлек иттеләр, сугыш елларында кырымтатарларның 20 меңе нацилар белән хезмәттәшлек иттеләр дигән һәм башка шундый сафсата, ялган мәгълүматлар урын алган дип саный кырымтатарлар.

Украина мәгариф министры Азатлыкның Киевтагы хәбәрчесенең бу китап турында аңлатмалар бирү үтенеченә җавап итеп, бу төр басмаларны "наданнар чыгара", дип белдерде. "Төрле төбәкләрдә басылган, педагогик, психологик хаталар тулган китапларның мәгариф министрлыгына бер катнашы да юк, аларны дәрес вакытында куллану катгый тыела. Мондый китапларны чыгаруны бары тик наданлык, аларны язучыларның белеме җитмәү белән генә аңлатып була", диде мәгариф министры Димитрий Табачник Киевта яңа дәреслекләргә багышланган матбугат очрашуында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG