Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия интернет ширкәтләре җитәкчеләре Навальныйга яклау белдерә


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Русиянең 30-дан артык интернет ширкәте җитәкчеләре Мәскәү шәһәр башлыгы сайлавында төп оппозицион намзәт Алексей Навальныйны яклауларын ачыктан-ачык белдерде.

Чәршәмбе көнне чыгарылган манифестта эшмәкәрләр Навальный белән “социаль килешү” төзүләрен һәм аны үзләренең “абруйлары, финанс, оештыру һәм башка мөмкинлекләре” белән яклаячакларын белдерә. Моңа алмашка алар Навальныйдан “кануннарның үтәлүенә, бәйсез мәхкәмәләрнең яклануына һәм түрәләрнең халык алдында чын-чынлап җаваплы булуына” ирешүне таләп итә.

Мәскәүдә шәһәр башлыгын сайлау 8 сентябрьдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG