Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә күчеп кайтучыларга биреләчәк акча Татарстанга кагылмый


2009 елны ирексездән күченеп кайтучылар Казанда пикетка чыккан иде
2009 елны ирексездән күченеп кайтучылар Казанда пикетка чыккан иде

Русия хөкүмәте чит илдән күченеп кайтучы һәм кереме булмаган ватандашларына ай саен акчалата пособие түләп торачак. Татарстанга бу карар кагылмый.

Бүген Русия хөкүмәтенең интернет сәхифәсендә чит илдән күченеп кайтучы ватандашларга ай саен пособие түләнеп торачагы турындагы документ пәйда булды. Әлеге документ федераль миграция хезмәте тарафыннан әзерләнгән. Анда әйтелгәнчә, әлеге акчаның күләме күченеп кайткан илгә карап биреләчәк һәм шулай ук аны алачак кешенең хезмәт урыны булмау мәҗбүри.

Билгеле булганча, татарлар арасында да Татарстанга күченеп кайтырга теләүчеләр шактый. “Вконтакте” челтәрендәге “Татары һәм татарочки” битендә “Татарстанга күченү” дигән махсус бүлек булдырылган. Аннан күренгәнчә, тарихи ватаннарына күченеп кайтырга теләүчеләрнең күпчелеге БДБ илләрендәге татар яшьләре. Алар хәтта үзләрендә булган сорауларга ачыклык кертү өчен ярдәм үзәге булдырырга тәкъдим итә.

Русия хөкүмәтенең бүген чыккан карары әлеге татарларга финанс яктан әзме-күпме ярдәм була алыр иде, әмма Татарстанның миграция хезмәтендә бу програмның республикага кагылмавын әйттеләр.

“Татарстанда ватандашлар программасы гамәлдә түгел, чөнки республика бу күченеп кайтучылар программасына кертелмәгән”, диделәр матбугат хезмәтендә.

Чыннан да, чит илләрдә яшәүче ватандашларның ихтыяри рәвештә Русиягә күченүенә ярдәм турында махсус дәүләт програмы булдырылган иде. Анда Русиягә даими яшәргә күченергә теләүчеләргә бюджеттан ярдәм күрсәтеп, аларны Кытай янындагы бушап баручы төбәкләргә урнаштырырга теләве белдерелде.

Хөкүмәт ул төбәкләрне билгеләгәндә берничә шартка нигезләнә:

– ул төбәкләр Ерак Көнчыгышта яки Байкал төбәгендә урнашкан булырга тиеш;

– алар чик буенда урнашкан төбәкләр булырга тиеш;

– алар халык саны кимендә соңгы өч елда кими барган төбәкләр булырга тиеш;

– алар илкүләм әһәмияткә ия икътисади һәм инвестицион проектлар тормышка ашырылучы төбәкләр булырга тиеш.

Күченүчеләрне җибәрү өчен өстенлекле төбәкләр исемлегенә шул шартларның кимендә икесенә туры килгән төбәкләр кертелә. Нәтиҗәдә Русиягә күченүчеләрне җибәрү өчен ун төбәк сайланган: Амур өлкәсе, Байкал арты крае, Бурятия, Еврей автоном өлкәсе, Иркутски өлкәсе, Камчатка крае, Магадан өлкәсе, Приморье крае, Сахалин, өлкәсе, Хабаровски крае.

Кайтучыларга ярдәм програмының беренче өлеше 2007 елдан бирле эшләп килде. Бу програм нигезендә Русиягә 700 мең ватандашны кайтару планлаштырылган булса да, алты ел эчендә бары 125 мең кеше генә Русиягә күченгән.

Бу елның февралендә Русиянең төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев яңа програмны игълан иткәндә Советлар Берлеге җимерелгәч чит илләрдә 25 миллионлап ватандаш калганын әйтеп, ел саен Русиягә 300 мең ватандашның кайтачагын белдерде. "Бу – катлаулы, әмма чишеп булырдай мәсьәлә", диде Слюняев. Инде хәзер үк бу ниятнең тормышка ашмаячагын әйтеп була. Февраль аенда яңа програм игълан ителгәндә ул 40-лап төбәкне күз алдында тоткан булса, Медведев карары белән өстенлекле төбәкләр саны унга гына калдырылды һәм алар арасында Татарстан юк.

Русиянең эшмәкәрләр һәм арендаторлар берлеге президенты Андрей Бунич хакимият, күченеп кайтучылар күп булса, аларга төрле түләүләр өчен бюджеттан миллиардларча доллар кирәк булачагын аңлап аны кысарга карар иткән, дип исәпли. Зурдан кубып игълан ителгән кайтучылар програмын ябып кую уңайсыз, әмма аны кешеләрне мөмкин кадәр азрак җәлеп итә торган итеп үзгәртү мәсьәләне чишәргә ярдәм итә, Ерак Көнчыгышка күченергә теләүчеләр бик аз гына булачак, ди Бунич.
XS
SM
MD
LG