Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур саммитында Обама Путин белән аерым очрашудан баш тарта


Июнь уртасында Төньяк Ирландиядәге Сигезлек саммиты читендә Обама Путин белән аерым очрашу үткәрде
Июнь уртасында Төньяк Ирландиядәге Сигезлек саммиты читендә Обама Путин белән аерым очрашу үткәрде
АКШ президенты Барак Обама бу көздә Русиядә Егермелек саммиты көннәрендә Русия президенты Владимир Путин белән аерым очрашу үткәрмәячәк. Бу турыда Ак Йорт белдерүенә таянып Associated Press агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык белдерүенчә, АКШ президентының үз планын үзгәртүенә, беренчедән, АКШның качкын күзләү хезмәткәрен Русиянең вакытлыча сыендыруы сәбәп булса, икенчедән Русиянең кайбер гамәлләреннән, шул исәптән ракета калканы мәсьәләсендәге һәм кеше хокуклары өлкәсендәге кайбер адымнарыннан күңеле кайтуы сәбәп булган.

Шул ук вакытта Ак Йорт Обаманың сентябрь башында Петербурда үтәчәк Егермелек саммитында катнашудан баш тартмавын раслады.
XS
SM
MD
LG