Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янында чатыр шәһәрчеге үсә бара


Чатыр шәһәрчеге
Чатыр шәһәрчеге

Уфа шәһәренең Шакша бистәсе янында каршылык чаралары дәвам итә. Активистлар бу урында агач эшкәртү корылмасы төзү ниятенә протест белдерә.

Бер төркем җәмәгатьчелек узган шимбә 3 август чатырлар куеп протест чараларына керешкән иде. Алар Уфа янында Австриянең Kronospan ширкәтенең агач онынннан плитәләр һәм ламинат эшләп чыгару заводы төзелешенә каршылык белдерә. Шәһәрчек шул төзелеш башланачак урында урнашкан.

Чарада катнашучылар бу төзелеш үзләре яшәгән төбәкнең экологиясенә зыян китерәчәк дип исәпли. Әлеге ризасызлар төркемендә башкаланың Шакша бистәсе, Князево, Кириллово, Дорогино һәм Новодорогино авылы кешеләре. Алар – иллегә якын кеше алмаш-тилмәш каршылык чарасында тора. Бер төркем бер тәүлек торганнан соң аны икенче төркем алыштыра. Инде өч тапкыр зур җыеннар уздырганнар. Аларда өч меңгә якын кеше катнашкан. Чираттагы җыен шимбә көнгә билгеләнгән.
Шәһәрчектәге таләпләр
Шәһәрчектәге таләпләр

Каршылык чарасын оештыручылар төркеме башы Роберт Галиев сүзләренә караганда, чатыр шәһәрчегендә тәртип каты урнаштырылган. Спиртлы эчемлекләр эчүчеләр, тәртип бозучылар юк. Чатыр шәһәрчегендә яшәүчеләр көненә дүрт тапкыр җылы аш пешереп ашый. Азык-төлек, су һәм утын белән тәэмин ителгән. Алар урнашкан урын зур трассага якын булу сәбәпле, машиналар туктап, ярдәм күрсәтеп, теләктәшлек белдереп торалар.

“Безнең төркем каршылык чарасына керешү белән Республика президентына мөрәҗәгать иткән иде. Аннан һаман да булса җавап килгәне юк. Дөрес, экология министрлыгы галимнәрдән бер төркем оештырып, бу төзелешнең тирә-як мохиткә зыяны булмаячагы турында безне алдарга җыенулары мәгълүм. Төзеләчәк завод җитәкчелеге безнең төркемнән берничә кешене Мәскәү янындагы шундый ук завод белән таныштырып кайтырга тәкъдим итте. Алар анда экология технологияләре тиешле дәрәҗәдә булуын күрсәтергә тели. Без анда бару-бармау турында әлегә бер фикергә килмәдек” диде Галиев.

Протест чарасын оештыручылар заводны башка урында төзү турында карар чыкмый торып таралмаячакларын ирештерделәр.

Агач оныннан плитәләр һәм ламинат җитештерү заводын төзү 6 миллиард сумга төшәчәк. Ул 2014 елның ахырында эшли башларга тиеш. Заводта 250 кеше эшләячәк.
XS
SM
MD
LG