Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия хафизлары илләренә кайтып китте


Төркия хафизлары илләренә кайтып китте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Төркия хафизлары илләренә кайтып китте

Рамазан аенда Татарстанның төрле районнарындагы мәчетләрдә эшләргә килгән Төркия Коръән хафизлары гарәфә көнне үз илләренә кайтып китте. Татарстан мөфтие Казанның Ярдәм мәчетендә имамнар белән очрашу уздырып, аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан диния нәзарәте чакыруы белән быел Рамазан аенда Төркиядән 38 Коръән хафизы килде. Алар республиканың төрле районнары белән беррәттән күрше Чуашстан, Мари Иле республикалары, Ульян өлкәсе мәчетләрендә дә имамнарга ярдәм итте, Корьән укыды, мәчет җәмәгатенә тәрәвих намазлары кылдырды.

Татарстан мөфтие белән очрашуга килгән Төркия хафизлары Татарстанда эшләп алудан канәгать калуларын әйтте. Аларны татар халкының кунакчыллыгы, тырышлыгы, гадилеге таң калдырган. Төркия кунаклары икенче елга чакырсалар бу якларга кабат килергә әзер булуларын белдерде.

Татарстан мөфтие Төркия Коръән хафизлары белән төрек телендә аралашты. Аларга татар халкының дини тарихы, төрекләр белән татарлар арасында борынгыдан килгән җылы мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Очрашу ахырында Төркия кунакларының һәрберсенә Татарстан диния нәзәрәтенең рәхмәт хатларын һәм Коръәннең Казан басмасын бүләк итте.

Чара Ярдәм мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесендә бергәләп авыз ачу белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG