Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлаудан 40-лап кеше һәлак булды


Кветтада бомба шартлаган урын
Кветтада бомба шартлаган урын
Пакстанның көньяк-көнчыгышындагы Кветта шәһәрендә пәнҗешәмбе көнне шартлау нәтиҗәсендә 38 кеше һәлак булды, 50-дән артык кеше яраланды.

Җирле полиция вәкиле әйтүенчә, һәлак булучыларның һәм яраланучыларның күпчелеге – полиция хезмәткәрләре.

Пәнҗешәмбе иртән үтерелгән полиция хезмәткәренең җеназасында интихарчы бомба шартлаткан.

Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.

Башкаласы Кветта булган Белуҗистан виләятендә Талибан сугышчылары да, бәйсезлек тарафдарлары да кораллы көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG