Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ураза гаетен билгеләп уздылар


Казанда Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Казанда Ураза гаете

8 августта Татарстанда мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Бу көнне диндарлар гадәттәгечә мәчетләргә җыелып гает намазын кылды.

Ураза гаете Казанда гадәттәгечә үтте. Ел буе намазларда көчкә-көчкә беренче рәтләрне тутырган мәчетләр шыгрым тулы иде. Шуны ук сәдака сандыклары турында да әйтергә була. Кеше сыймаганга диндарлар намазлыкларын тышта җәеп утырырга мәҗбүр булды. Мәчеткә килүчеләрнең яртысы гадәттәгечә Урта Азиялеләр. Моны Казанның күпчелек мәчетләре турында әйтергә була.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазын кылыр өчен Мәрҗәни мәчетенә килде. Республика җитәкчесенең ни сәбәпле төп мәчет саналган Кол Шәрифкә килмәве билгесез. Бик күп түрәләр президент артыннан ияреп Мәрҗәнигә килде.

Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы 6.30да, башка мәчетләрдә 5.30да башланды. Интернеттагы социаль челтәрләрдә гает намазының шулай иртә башлануына ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Мисал өчен, Татарстанның кайбер районнарында бәйрәм намазы иртәнге 7дә, 8дә башланган.

8 август Татарстанда ял көне итеп игълан ителде.

Бәйрәм рухын Казанда 9 августта танылган нәшид һәм мөнәҗәт башкаручысы Сами Йосыф дәвам итәчәк. Концерт 19.00 сәгатьтә Галиәскар Камал театры каршында узачак.
XS
SM
MD
LG