Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сочи Олимпиадасын бойкотларга җыенмый


Джей Карни
Джей Карни
Кушма Штатлар 2014 елда Сочида үтәчәк кышкы Олимпия уеннарына бойкот игълан итү мәсьәләсен карамый. Пәнҗешәмбе бу турыда Ак Йорт сүзчесе Джей Карни белдерде. Бер журналистның Русиядә традицион булмаган җенси бәйләнешләрне пропагандалауга каршы канун кабул ителүгә протест йөзеннән бойкот игълан итү мөмкинлеге туныдагы соравына Карни “бу беркемнең дә мәнфәгатьләренә туры килми”, дип җавап бирде.

Шул ук вакытта Карни АКШ президенты Барак Обаманың бу канунга каршы булуын әйтте. “Без һәр илдә, шул исәптән Русиядә мондый кануннарга каршы”, диде Карни.
XS
SM
MD
LG