Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәет сәүдәсе җәнҗалында вазифадан читләштерүләр башланды


Казанның Совет районы мәхкәмәсе Татарстан мәхкәмә медицина белгечләре идарәсенең бүлек мөдире Инесса Исхакованы вазифаларыннан вакытлыча читләштерү турында карар чыгарды.

Берничә көн элек мәхкәмә медицина белгечләренең республика мәхкәмә медицина тикшерү үзәгендәге мәетләрнең табаннарын, тез капкачларын һәм баш мие өслекләрен сату белән шөгыльләнгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы һәм Инесса Исхакова шуларның берсе булуы турында хәбәр таралган иде.
XS
SM
MD
LG