Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Иранның яңа президенты белән сентябрьдә очрашачак


Иранның яңа президенты Хәсән Рухани
Иранның яңа президенты Хәсән Рухани
Русия президенты Владимир Путин Иранның яңа президенты Хәсәр Рухани белән 13 сентябрьдә Кыргызстан башкаласы Бишкәктә беренче очрашуын үткәрәчәк.

Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, ике президент Бишкәктәге Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты читендә аерым да очрашачак.

Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикъстан һәм Үзбәкстанны үз эченә алган бу оешмада Иран күзәтүче ил дәрәҗәсендә катнаша.

Ушаков әйтүенчә, бу очрашу Рухани соравы белән оештырыла.
XS
SM
MD
LG